Чирмешән районы үзәк больницасы табибы ВИЧ билгеләрен искә төшерде
Район үзәк больницасы мәгълүматлары буенча, бүген районда “ВИЧ-инфекция” диагнозы белән 40 кеше яши. Сан район өчен әллә ни зур түгел сыман, ләкин һәр очрак - кеше гомере.
– Районда әлеге инфекцияне йоктыручыларның демографик портреты мондыйрак: 40 кешенең күпчелеге – 35е хезмәткә яраклы яшьтә. Иң өлкән пациент – 75 яшьлек ир-ат. Кызганыч, авыру беркемне дә аямый, әмма нәкъ менә актив тормыш алып баручы халык куркыныч зонада тора, – ди район үзәк больницасының участок терапевты Ислам Хаидбаев.
Нәрсә ул ВИЧ?
Бу кеше иммунодефициты вирусы китереп чыгарган хроник йогышлы авыру. Ул иммун системасы күзәнәкләренә зыян салуы белән мәкерле, бу очракта организм инфекцияләргә каршы тора алмый, көчсезләнә. Вакытында дәваланмасаң, ВИЧ терминаль стадиягә – СПИДка әверелә. Әлеге авыру турында беренче тапкыр узган гасырның 70 нче елларында сөйли башладылар, ә вирусны 1983 елда аерып алдылар. Һәм шул вакыттан бирле проблема бары тик үсә генә: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда көн саен 8500 – 10000 кеше вирус йоктыра.
Йоктыру юллары
Ислам Максад улы ВИЧның күрешү, савыт-саба яки һава аша күчмәвен әйтте. Йоктыруның төп юллары исә:
-Җенси якынлык (иң таралган юл). Тәртипсез мөнәсәбәтләр һәм саклану чараларын кулланмау куркынычны күпкә арттыра.
-Гемотрансфузион (кан аша). Бу кан салуга да, стериль булмаган энәләр аша наркотиклар куллануга да кагыла.
-Вертикаль (анадан – балага: йөклелек вакытында, тудырганда яки имезгәндә иярә).
ВИЧ иярү куркынычы булган төркемнәр
Моңа наркоманнар һәм тәртипсез җенси тормыш алып баручылар гына түгел, кан салуга мохтаҗ пациентлар, биологик сыекчалар белән контактта булган медицина хезмәткәрләре һәм, ни кызганыч, ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балалар да керә.
Авыру билгеләре һәм аның барышы
Вирусның куркынычы шунда, ул озак вакыт үзен сиздермәскә мөмкин. Табиб искә төшерә: йоктырганнан соң 3–6 атнадан соң пациентларның яртысында салкын тиюгә охшаш фаза башлана:
–температураның 37,5°C кадәр күтәрелүе;
– тамак, баш һәм күз авыртулары;
– муен һәм култык астындагы лимфа төеннәренең зураюы;
– авырлык кимү, эч китү, күңел болгану һәм тиредә тимгелләр барлыкка килү.
Бу стадия берничә атна дәвам итә, аннары вирус «тына». Симптомсыз фаза 10 елга кадәр сузылырга мөмкин. Кеше үзен нормаль хис итә, ләкин ул авыруны таратучы булып тора һәм үзенең иммун системасын бетерә. Дәваланмаган очракта СПИДка әйләнә, ул 1–2 ел дәвам итә, бу вакытта организм гади салкын тиюгә каршы да көрәшә алмый.
– Очраклылыкка ышанып булмый, – диде Ислам Максад улы. – Бүген саклануның төп ысулы – кешеләрнең сакчыл, җаваплы тәртибе.
Ислам Хаидбаев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев