Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә грипп белән авыручылар теркәлмәгән

Агымдагы елның март аенда район үзәк больницасында бер кешегә дә грипп диагнозы куелмаган, бу айда 89 кеше (былтыр 128 булган) ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать иткән. Соңгы вакытта больницага югары тән температурасы белән килүчеләр саны арткан. Әмма күп очракта тән температурасы күтәрелсә, томау төшсә, ютәлли башласак та без өйдә дәвалануны кулай...

Агымдагы елның март аенда район үзәк больницасында бер кешегә дә грипп диагнозы куелмаган, бу айда 89 кеше (былтыр 128 булган) ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать иткән.

Соңгы вакытта больницага югары тән температурасы белән килүчеләр саны арткан. Әмма күп очракта тән температурасы күтәрелсә, томау төшсә, ютәлли башласак та без өйдә дәвалануны кулай күрәбез. Чыннан да, тын юлларына салкын тию билгеләре белән грипп авыруы үзара охшаш. Ә авыруны һәм аңа дәваны табиб кына билгели ала.

Грипп турында нәрсәләр белергә кирәк?

Гриппның төп билгеләре булып югары тән температурасы, туңу, калтырану (озноб), кискен хәлсезлек, баш авырту, мускул һәм буыннар авыртуы сиздерә, - ди район үзәк больницасы терапевты Евгения Островская.- Чир чыганагы - грипп белән авыручы кеше. Авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сәйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә инфекция йога. Шуңа да авыру кеше белән контактны чикләргә кирәк.

Гриппның бик тиз таралуы, авыр узуы, катлаулану очраклары, кайчакларда үлем белән бетүе профилактика чараларының аеруча әһәмиятле булуын раслый. Иң беренче һәм мөһим чара - организмны чыныктыру. Спорт белән шөгыльләнүче, су процедураларын үз итүче балалар һәм өлкәннәр грипп вирусына бирешмиләр, чирне йоктырган очракта да җиңел кичерәләр.

Авыруны булдырмас өчен санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә, биналарны әледән-әле җилләтергә, шәхси гигиена таләпләренә игьтибарлы булырга, кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итсәгез, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X