Чирмешәндә җәяүлене бәрдерүчене эзлиләр
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлене бәрдерүчене эзлиләр

Чирмешәндә бер хатын-кызны машина бәрдереп киткән. Инде вакыйга урыныннан качкан йөртүчене эзлиләр.

-Әлеге хәл район үзәгенең  Дзержинский урамында  кичке сигезләрдә була. Билгесез машина йөртүчесе  уңга борылып йортка кергәндә, куркынычсыз интервал сакламыйча,  җәяүлене бәрдереп киткән, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. - Әлеге уңайдан тикшерү бара.  Һәлакәтне күрүчеләр булса, безгә хәбәр итсеннәр иде. Ә җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә - Чабаксар  шәһәре кешесенә район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелде.

Фото архивтан 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев