Ярминкәләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ярминкәләр
4 ноябрьдә - ярминкә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә комплексы мәйданында алдагы - якшәмбе көнне ярминкә булачак. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
-
Чирмешәннең кабагы да – үтемле товар
Бездә үстерелгән суганга шәһәрләрдә әле дә ихтыяҗ бар. Район хәзерләүләр конторасыннан әйтүләренчә, Чирмешән бакчачылары иккән сарымсак, хәтта кабак та күптән түгел оештырылган ярминкәләрдә тиз сатылып беткән. Җиләк, карлыган яфрагы, юкә, ромашка, тырнак гөл (календула), клевер чәчәге, мәтрүшкә, каен себеркесе, бөтнек - хәзерләүчеләр шәһәрләрдә оештырыла торган ярминкәләрдә сатып алучыларга шундыйрак товарлар...
-
Малга хуҗа тиз табылды
Узган атнада Чирмешәндә оештырылган чираттагы ярминкәдә бозаулар һәм ит иң үтемле товар булгандыр - аны сатучылар да, алучылар да күп иде. Ярминкәдә 4-5 айлык бозауларга - 18-20 мең, суярлыкларга - 30-32 мең, сарыкларга 4-6 мең сум сорадылар. Берәү 35 меңгә тана сатты. Мал асрап мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр яңа суелган итне сайлап...
-
Ярминкәләр
7 октябрьдә - ярминкә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә комплексы мәйданында якшәмбе көнне ярминкә була. Башлана - 8 сәгатьтә. Муниципаль район башкарма комитеты.
-
Иткә чират юк иде
Район үзәгендә узган якшәмбе көнне оештырылган ярминкәдә яңа суелган мал, тавык ите дә, бәрәңге, суган, карбыз, виноград, кием-салым, кирәк-яраклар саттылар. Дөрес, сатучылар азрак, халык күп иде.
-
20 меңгә – бозау
Хәзер терлек бик кыйммәт, 3 - 4 айлык бозау өчен 20 - 23 мең сум сорыйлар. Узган якшәмбе көнне оештырылган ярминкәдә бәяләр шулайрак иде. Халык инде күнегеп өлгергән бу сәүдә базарында сыер һәм дуңгыз ите, кызыл чебеш-тавыклар, дуңгыз балалары, кыяр, чәчәк үсентеләре, көнкүреш кирәк-яраклары, буяну-бизәнү әйберләре, чүпрәк-чапрак, киемнәр тәкъдим иттеләр....
-
Үсентесе бар, алмасы да булыр
Май бәйрәменә багышлап, 29 апрель көнне район үзәгендә үткәрелгән ярминкәдә байтак халык үзенә кирәкне тапты. Бу юлы агач үсентеләре алучылар күп иде, аеруча алмагач яхшы сатылды. Чәчәккә, чәчәк орлыкларына да сорау бар. Ерактанрак килгән сатучылар велосипед, су шланглары, көнкүреш кирәк - яраклары тәкъдим иттеләр. Өс, баш, аяк киемнәре ассортименты да...
-
Тәмле ит арзан булмый
Район үзәгендә үткән якшәмбедә оештырылган ярминкәдә иң күп тәкъдим ителгән товар орлык суганы булгандыр. Нәкъ бу көннәрдә чәчелүче, инде чәчү сроклары азаючы орлыкның килосын 50 - 70 сумга да саттылар. Сәүдәгәрләр азрак кебек тоелса да, рәтләрдә йөрүчеләр шактый. Сыер ите кыйммәтләнгән икән, аның килосына - 240, дуңгызныкына 175 сум сорыйлар....
-
Куян да саттылар
25 март көнне район үзәгендә кабат ярминкә булды. Ит, балык, тавыклар, куяннар, бал, кием - салым - боларны һәм башка товарларны, нигездә, читтән килүчеләр тәкъдим итте. Чираттагы бу ярминкәгә нишләптер үзебезнең район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә үзәкләре чыкмаганнар иде. Халык азрак килде. Күпчелек - бер сәүдә ноктасыннан икенчесенә бәяләр белән кызыксынып...
-
Бөртек бар, мал юк
Иртәнге сәгать тугыз. "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы мәйдан тирәсендә халык мәш килә. Ярминкәнең монысында кырык бишләп сатучы урын алган. Товар да шактый күренә. Ике җирдә бөртек, биш - алты малчы ит тәкъдим итәләр. Сарык ите (кило- граммы) - 245, сыерныкы - 230, дуңгызныкы 175 - 180 сумнан сатылды. Иртүк шашлык...
-
Һәркем кирәк әйберен тапкандыр
Соңгы ярминкәдә яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите сатучылар байтак иде. Сыер итенең килограммы - 220, дуңгызныкы 175 сумнан сатылды. Икмәк кабул итү предприятиесе бодай һәм арпа тәкъдим итте. Дөрес, урып - җыю вакытындагы белән чагыштырганда, бөртекнең бәясе бераз күтәрелгән. Бүген аның центнерын 480 сумнан саттылар. Ә менә мал сатучылар...
-
Ит саттылар, бөртек юк иде
Алдагы төндә, иртән дә буран котыру сәбәплеме, район үзәгендәге соңгы ярминкә сүлпәнрәк башланды. "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда сатучылар да, сатып алучылар да азрак иде. Алай да төшкә таба халык күбәйде үзе. Монда килүчеләргә кышкы өс киемнәре, киез итек, азык-төлек, бал, тере казлар, килосын 220 сумга - сыер ите, 165кә...