Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әккәрәйдә 400 мең сум үзсалым акчасына балалар уен мәйданчыгы ясаганнар
Әккәрәйдә 30 га 40 метр зурлыктагы балалар уен мәйданчыгында җиде төрле җиһазлар: утыргычлар, атынгыч, кәмит, таучык, өйчек тә куелган, бик матур койма да ясалган.
-
Яңа Кади җирлегендә салымнарны тиз җыялар
Яңа Кади авыл җирлегендә физик затлардан 2018 ел өчен милек салымын тиеш күләмдә, ягъни 441 мең сум җыйдылар да.
-
Ульяновка авыл җирлеге рейтингта янә беренче
Ульяновка авыл җирлеге районның башка авыл җирлекләренең дә күрсәткечләренә, эшчәнлегенә бәя куелган рейтингта гел лидерлар арасында. 21 октябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча ул янә беренче урында.
-
Чирмешән район Советы депутатлары алдагы елларга конкрет бурычлар билгеләделәр
Халык санын 18 меңнән дә киметмәскә, гомер озынлыгын 75,3 яшькә җиткерергә. Районның 2016-2021 елларга һәм 2030 елга социаль-икътисади планлы үсеш чорына шундыйрак бурычлар да куелды. Район Советы депутатларының чираттагы утырышында әлеге стратегиягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр хупланды.
-
Чирмешәнлеләрне дә яңа автомобильләр белән бүләкләделәр
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган бәйге лауреатларына 100 берәмлек “Шевроле Нива” автомобиле ачкычы тапшырды.
-
Чирмешән районында җирлек Советлары биналары ачылды
“Бервакыт Ульяновка авыл җирлеге Советы бинасын карап чыгарга булдым. Кыш айлары иде. Карасам, тәрәзә төбендәге гөлләр туңган. Җылы җитми икән, дөресрәге, бина искергән. Нәкъ шунда Самат Зәкиевич белән яңа бина төзү кирәклеге турында сөйләшкән истә”.
-
Кармышлылар тормыш шартларыннан канәгать
Кармышта узган халык җыенында районнан килгән җитәкчеләргә сораулар булмады, “бездә бар да җитеш”, диделәр.
-
Чирмешәнлеләр “Безнең ишегалды” проекты буенча фикер алышты
Район үзәгендәге күпфатирлы йортлар ишегалларына эскәмияләр, яктырткычлар, балалар өчен мәйданчыклар, кер киптерү урыннары, белдерүләр такталары кирәк.
-
Лашманда тормыш хәле яхшыра бара
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, аның мәшгульлеген тәэмин итү, җирлекнең финанс нигезләрен ныгыту - Советларның мөһим бурычы.
-
Чирмешәндә халык мөрәҗәгате игътибарсыз калмый
Лаешта гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча Республика Дәүләт Советының Президиум утырышы узды, анда, нигездә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә дисциплина дәрәҗәсен үстерү буенча сүз барды.
-
Чирмешән районында тагын ике якташыбыз мактаулы исем алды
Агымдагы елның әүвәлге 4 аенда район бюджетына үзебезнең салымнар һәм салым булмаган керемнәр 97 миллион 20 мең сум, ягъни еллык планның 39 проценты күләмендә җыелган, ә республикадан 275 миллион сум биргәннәр.
-
Чирмешәнлеләр сайлауларда бик актив
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына быелгы сайлауларда “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителәчәк кандидатлар бүген ачыклана дип була.
-
Чирмешәнлеләр тәҗрибәсе - күршеләргә үрнәк
Бүген безнең районда 103 кече ферма бар. Аларның саны ел саен күбәя. Кече ферма оештыручыларга республикадан һәм районнан да зур һәм конкрет ярдәм күрсәтәләр. Бу юнәлештә районның эш тәҗрибәсен тирә-күрше районнарның авыл җирлекләре башлыклары да өйрәнеп китте.
-
Чирмешәндә үзсалым акчасына трактор алачаклар
Чирмешән авыл җирлегендә быел 3 миллион 700 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Аның күләмен бер кешедән 1 мең сум исәбеннән җыярга килештеләр.
-
Чирмешәндә тырмага чыктылар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника төзек, кайберләре бу атнада ук кырга чыкты. Былтыр көз 14 мең 500 гектарда чәчелгән уҗым культураларының күпчелеге яхшы кышлаган, тернәкләнә алмасалар, 1-2 мең гектарда гына кабат чәчәргә туры киләчәк.