Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә үзсалым акчасының 13 проценты гына җыелган
Быел тулаем район буенча 7 миллион 63 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 38,5 проценты гына тупланган.
-
Юрий Камалтынов: “Чирмешән районының авыл хуҗалыгында гел плюс, әмма башлангыч база түбәнрәк”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Чирмешән муниципаль район Советының отчет утырышында шулай дип белдерде.
-
Яңа Кади авыл җирлегендә тиешле үзсалымның яртысы җыелган да
Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым җыю буенча эш гыйнварда ук башланып киткән. Ике атна эчендә 74 мең 250 сум, ягъни тиешленең 48 проценты кадәр үзсалым акчасы җыелган.
-
Чирмешәнгә килгән депутатка канализация челтәрләре уздыру мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать иттеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Чирмешәндә инде икенче тапкыр гражданнарны кабул итте, быел – беренче.
-
Чирмешән районы башлыгы 149 кешене кабул иткән
Узган 2019 елны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 149 кешене кабул иткән, гомумән, район җитәкчесе исеменә 352 мөрәҗәгать кергән.
-
Чирмешәндә шәхси хуҗалыкларга тиешне бирәчәкләр
Чирмешән район Советы депутатлары Советның илле икенче утырышында “Чирмешән муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында” 2018 елның 13 декабрендә кабул ителгән 197 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.
-
Чирмешән районының ике авыл җирлеге башлыгы съезддан яңа машиналар белән кайтты
Районыбызның Чирмешән һәм Лашман авыл җирлекләре Яңа ел алдыннан гына яңа машиналы булдылар.
-
Чирмешән районы Советы депутатлары 2020 ел бюджетын расладылар
Муниципаль район Советының илле беренче утырышында депутатлар 2020 елга 691 миллион 707 мең сум керем һәм шулкадәр ук чыгымнар кузалланган бюджетын бертавыштан расладылар.
-
Чирмешәнлеләргә депутатлардан конкрет ярдәм булачак
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, сайлаучылары белән очрашты – гражданнарны кабул итте.
-
Чирмешәндә референдум үтте дип санала
Чирмешән авыл җирлегендә: район үзәгендә, Казанкада һәм Түбән Чегодайда үзсалым җыю һәм куллану буенча узган бу мөһим чарада исемлеккә кертелгән 5136 кешенең 54,89 проценты, 2819ы катнашкан.
-
Чирмешәннең Амур ягында үзсалым акчаларына күпер, юл да ясалган
Район үзәгенең халык телендәге Амур ягында, көньяк урамнарда яшәүчеләр халыктан җыелган күмәк акчалар хисабына башкарылган гамәлләрне күрә, тоя, әмма тагын эшлиселәр бар әле, диләр. Үзсалым мәсьәләсе буенча референдумга килүчеләр шул теләкләрен искә алып та тавыш биргәндер бүген.
-
Бүген Чирмешән районында референдум үтә
Бүген Чирмешән авыл җирлегендә референдум билгеләнгән. Киләсе елда гражданнардан үзсалым акчалары җыюга һәм куллануга бәйле әлеге чара иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр узачак.
-
Чирмешән районында кайбер объектларның документы, хуҗасы юк
Районда, һәр авылда диярлек, хуҗасыз объектлар бар, алар рәсмиләштерелмәгән. Элеккеге биналар шулай итеп буш тора, файда китерми, хәтта салым да түләнми. Кайберәүләр исә, җир ала да, аны эшкәртми, анда берни чәчми, чүп кенә үстерә.
-
Чирмешән районы башлыгында быел 150 гә якын кеше кабул итүдә булган
Октябрь аенда муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 15 кешене – гражданнарны кабул иткән, ә ел башыннан бирле аңа 150гә якын чирмешәнле үз гозерен җиткергән.
-
Депутатка өметләнәләр
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы ул район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән туган як тарихы музее бинасында гражданнарны кабул итте. Депутатка дүрт кеше үз гозерен җиткерде.