Лашманда тормыш хәле яхшыра бара
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, аның мәшгульлеген тәэмин итү, җирлекнең финанс нигезләрен ныгыту - Советларның мөһим бурычы.
Безнең җирлектә – Лашман һәм Әмир авылларында 660 йортта 1605 кеше яши. Шуларның 143-се мәктәпкәчә яшьтәге, 225се мәктәп яшендәге балалар, 507се - пенсионер, 728се - хезмәт яшендәгеләр.
Җирлектә эшне алып баруда, җирле мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның да актив катнашуы мөһим. Бу уңайдан үзсалым системасын куллануны мисал итеп китерә алам. Без мондый мөмкинлектән бик теләп файдаланабыз.
Ике авылда да уңайлы тормыш шартлары тудырылган: авыл эчендәге юллар тулысынча асфальтланган, быел аларга ремонт ясалды. Ике авылда да су челтәрләре тулысынча үзгәртеп корылды.
Лашман урта мәктәбендә бассейн һәм ике спортзал бар. Әмир авылында фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан җәмәгать үзәге ачылды, республика программасы буенча авыл җирлеге Советы бинасы төзелде, Әмир клубы капиталь ремонтланды, бүген Лашман мәдәният йортында үзгәртеп кору эшләре дәвам итә.
Хезмәт һәм яшәү шартларының яхшы булуы демографик хәлгә дә уңай тәэсир итә. 2018 елда 13 бала дөньяга килде. Узган ел биш гаилә өй туйлары уздырды. Дүрт яңа өй өлгереп килә, тагын өч өйгә фундамент корылды. Торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасында 16 гаилә чиратта тора, өч гаилә субсидия алу бәхетенә иреште. Үткән 5 ел эчендә ун гаилә читтән күчеп кайтты.
Сер түгел, моннан дистә еллар элек, районда нефть оешмалары гөрләп эшли башлагач, ир-егетләребез күпләп нефтьче булып эшкә урнаштылар, бик яхшы хезмәт хаклары ала башладылар. Шул елларда кайберәүләр сыер асраудан туктады. Яшь гаиләләр хәтта тавык та тотмый башладылар. Акча булгач, азык-төлекне сатып алу ансатрак бит.
2006 елда ике авылга нибары 80 сыер калган иде. Хәзер сыер асрауның файдасын аңлый башладылар, җирлектәге әлеге маллар саны 145 башка җитте. Бездә сөт җыю эше җайга салынган. Узган ел шәхси хуҗалыклардан барлыгы 3 305,5 центнер сөт җыелды (бер сыерга 2378 кг). 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш 101 процент тәшкил итә.
Бүгенге көндә 29 хуҗалык ике һәм аннан да күбрәк савым сыеры тота. 13 хуҗалык республика кече-фермалар төзү программасы буенча 200шәр мең сум субсидия алдылар. Тагын 3 хуҗалык программага керү өчен документлар әзерләде.
3 хуҗалык нәселле тана алырга бирелә торган субсидиягә документлар туплый.
Район булышлыгы белән 15 хуҗалык саву аппараты алды, алар тагын 6 хуҗалыкка кирәк булачак.
Программа буенча, ферма төзергә районнан бушлай бирелүче төзелеш материалларын алучы хуҗалыклар бар.
Халыкны сыер асрагыз дип, коры үгетләү белән генә зур уңышка ирешеп булмый. Иң элек терлек асрауда булган проблемаларны чишү сорала.
Терлек асрау өчен безнең җирлектә элекөч проблема бар иде: көтүлек, көтүче, мал азыгы әзерләү. Бу проблемалар, тулысынча булмаса да, хәл ителде. 100 гектар җир көтүлек итеп рәсмиләштерелде, көтүче урынына, ике авылда да заманча электрокөтүче кулланабыз.
Азык әзерләүдә җирле фермерлар һәм инвестор белән нәтиҗәле эш алып барыла. Ләкин техник базабыз бик ярлы булу сәбәпле, бу яктан киң колачлы ярдәм оештыра алмыйбыз әле. Бер трактор һәм чапкыч белән ерак китеп булмый. Киләчәктә техник базаны ныгыту зарур.
Дөрес, өч уңган егетебез, үз пайларын рәсмиләштереп, печән һәм бөртекле культуралар үстереп мал азыгы белән үзләрен генә түгел, башкаларны да тәэмин итәләр. Ләкин аларнын да техник базалары бик бай түгел. Шуңа да алар кооперативка берләшергә ният кылдылар. Бүген моның өчен безнең тарафтан тиешле документлар туплана.
Рәвхать Фәттахов,
Лашман авыл җирлеге башлыгы.
фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев