Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларны сайлау: сайлаулар календаре
http://nashcheremshan.ru/media/Vibori_2014_tat_video.mp4
-
Чирмешәнгә депутат еш килә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 5 июнь көнне кабат сайлаучыларының гозерен тыңлады. Туган як тарихы музеенда оештырылган кабул итүгә 8 кеше килгән иде. Мордва Афонькәсендә янгында зыян күргән гаиләгә депутат матди ярдәм күрсәтергә ышандырды. Депутат ярдәме белән Лагеркада балалар өчен уен мәйданчыгы ясалачак. Иске Үтәмештән берәү югары уку...
-
Төп сүзне сайлаучы әйтә
Быел да, алдагы берничә елда да сәясәттән читтә кала алмаячакбыз - башта республика парламентына депутатлар сайлыйбыз, аннары - Татарстан Президентын. 2016да Россия Дәүләт Думасына депутатлар, тагын өч елдан ил Президентын сайлаячакбыз. 2014тә, 14 сентябрьдә булачак ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә старт бирелде дә. Алдагы биш елга депутат мандаты өчен...
-
Чирмешән муниципаль район Уставын үзгәрешләр көтә
Чирмешән муниципаль район Уставына - төп документыбызга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеләчәк. Уставтагы, әлеге проекттагы бу яңалыклар иң әүвәл ачык тыңлауларда тикшерелегә тиеш. Ул быел, 4 апрельдә район мәдәният йортында узачак. Район Советы депутатлары, Советның кырык сигезенче утырышына җыелышып, Устав проектына кагылышлы карарны беренче укылышта кабул иттеләр. Карар район газетасында да...
-
4 февральдә Чирмешәнгә депутат килә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 4 февраль көнне гражданнарны кабул итәчәк. Туган як тарихы музеенда кабул итү 14 сәгатьтә башлана. Кабул итүгә язылу өчен 2-58-45 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
-
Чирмешән халкына үзебездә эш эзләргә кирәк
Әгәр хәл бүгенге кебек дәвам итсә, кул кушырып, зарланып кына утырсак, алдагы берничә елда ук кайбер авылларда яшәүчеләр санаулы гына калачак. Иң элек эшсезлек аркасында тагын бик күп яшьләр читкә китәчәк. -Әгәр конкрет чаралар күрмәсәк, авыллар үләчәк. Халыкны оештырырга кирәк, бу сезнең бурыч,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, шушы...
-
Депутат киләсе елда да Чирмешәндә кабул итәчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешәндәге сайлаучылары белән быел соңгы тапкыр очрашты. Киләсе кабул итү 2014 елның февралендә булачак. Бу көнне кабул итүгә килгән 10 кеше арасында шәхси проблемалары белән дә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып килүчеләр дә бар иде. Казанка халкы дин йорты төзүдә, ә түбәнкәминкәлеләр хоккей мәйданчыгы ясауда...
-
Төп җаваплы - җитәкче
Республиканың кайбер районнарында шартлаткыч матдәләр таптылар. Явыз ниятлеләр чиркәүләргә ут төртүдән дә чирканмыйлар. Андый хәлләрне кисәтергә, уяулыкны көчәйтергә кирәк. Бездә дә ярамас гамәлләр кылынмас дип гарантия биреп булмый. Бу атна дүшәмбесендә оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, актив катнашында узган планеркада район җитәкчесе Наил Зарипов төп игътибарны шушы мәсьәләгә...
-
Халык җир сорый
Эшкә керешкәннән бирле, район җитәкчесе Наил Зарипов шәхси гозер, сораулары белән килгән 213 кешене - райондашларыбызны кабул иткән. Наил Шамил улы гражданнарны айга ике тапкыр - сишәмбе көннәрендә кабул итә. Күп очракта якташларыбыз аңардан җир участокларын рәсмиләштерү, төзелеш, торак мәсьәләләре буенча булышлык, киңәш сорый. Июль аеның соңгы сишәмбесендә муниципаль район...
-
Наил Зарипов аңлашып эшләргә өнди
Район җитәкчесе Наил Зарипов узган атнада оештырылган ярминкәдә булып, мондагы тәртипсезлеккә гаҗәпләнгән. Ит сатучыларның итләрен җиргә диярлек, полиэтиленга, пычрак раскладушка өстенә куеп сәүдә итүләре бернинди санитар нормаларга туры килми. "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда ризыкларны, әлеге очракта -итне болай сату булмаска тиеш. Наил Зарипов бу эш өчен җаваплы җитәкчеләрне, андагы...
-
Былтыргы керемнәрне – быелгы чыгымнарга
Былтыр район бюджетына планлаганнан 12 миллион 456 мең сумга күбрәк, тулаем 462 миллион сум керем алынган. Өстәмә керемгә быел урын табылды - акчаның күп өлеше Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрен капиталь ремонтлауга юнәлдерелә. Сүз уңаенда, әлеге мәктәпләрне ремонтлауда республика да булыша, әмма ул акчалар гына җитми. Яңа Элмәледә, Ивашкинода да...
-
Иң гадел бәяне халык куя
Быелдан башлап, 21 апрель көнне җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Район Советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет, контроль-хисап палаталары хезмәткәрләре, ветераннар катнашында, беренче тапкыр, бу бәйрәмне зурлап оештырдылар. - Җирле үзидарә органнары - халыкка иң якын хакимият. Кешеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе безнең...
-
Кечечегодайлылар чиста суга тилмерә
40 йортлы Кече Чегодай авылы халкы эчә торган суны элек-электән Сабантуй чишмәсеннән дә ала. Кызганыч, хәзер монда зур трасса аша чыгып йөрү кыенлашкан. Барлык халык исеменнән, бу проблеманы хәл итүне сорап, Николай һәм Олег Маркеловлар ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка кабул итүгә килгәннәр. - Элегрәк су, юл проблемасы белән...
-
Депутат консультация дә бирә
ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән районындагы сайлаучылары белән быел тәүге тапкыр 6 февральдә очрашты. Бу юлы кабул итүгә 10 кеше килгән. Күпчелеге шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Төрле законнарга, ташламаларга ачыклык кертүне, консультация бирүне сораучылар да бар. Иске Элмәле урта мәктәбеннән һәм балалар бакчасыннан килгән вәкилләр мәктәпкә спорт...
-
Депутатлар һәм пассажирлар: килешү юлы табылды
Муниципаль район Советы район эчендәге маршрут автобусларын йөртүгә тотылучы чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә мәҗбүр. Чирмешән автотранспорт предприятиесенә,район советы карары нигезендә, әлегә бюджеттан 500 мең сум акча күчереләчәк. Пассажирлар азлыктан, керемнәр кимү сәбәпле, автотранспорт предприятиесе район эчендәге маршрутларны япкач, автобуслар йөрми башлагач, халык аптырашта калды. Бөтен кеше дә машиналы түгел бит....