Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнгә депутат еш килә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 5 июнь көнне кабат сайлаучыларының гозерен тыңлады. Туган як тарихы музеенда оештырылган кабул итүгә 8 кеше килгән иде. Мордва Афонькәсендә янгында зыян күргән гаиләгә депутат матди ярдәм күрсәтергә ышандырды. Депутат ярдәме белән Лагеркада балалар өчен уен мәйданчыгы ясалачак. Иске Үтәмештән берәү югары уку...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 5 июнь көнне кабат сайлаучыларының гозерен тыңлады. Туган як тарихы музеенда оештырылган кабул итүгә 8 кеше килгән иде.

Мордва Афонькәсендә янгында зыян күргән гаиләгә депутат матди ярдәм күрсәтергә ышандырды. Депутат ярдәме белән Лагеркада балалар өчен уен мәйданчыгы ясалачак. Иске Үтәмештән берәү югары уку йортында укучы балаларына тулай торактан урын алуда ярдәм сораган.
Кармыш авыл җирлеге бешлыгы эшсез ир-егетләрне кайгыртып килгән. Депутат тиешле документлары булган ирләргә битум заводында эш табарга ышандырды.
Депутат бөтенесенә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Быел гына да Илгиз Салихов инде өченче тапкыр сайлаучылары белән очрашты. Алдагы икесендә аңа 21 кеше мөрәҗәгать иткән. Киләсе очрашу август башында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан