Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лашман авыл җирлегендә ришвәткә җирлек тудырмаска тырышалар
Соңгы вакытларда дәүләт, халык акчаларына кул сузучы түрәләрнең эзләренә төшә башладылар. Ришвәт алучылар да очрап тора. Һич кенә дә матур күренеш түгел, бу берәүне дә бизәми: алучыны да, бирүчене дә. Теге биргән, бу бирә, ул алган бит дип, башкалар да ала. Менә шуннан китә инде ул. Авыл җирлекләрендә тере акчалар...
-
Чирмешәнлеләр депутатка рәхмәт әйттеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабат Чирмешәндәге сайлаучылары белән очрашты - гражданнарны кабул итте. Бу көнне аңа 8 кеше мөрәҗәгать итте. Январьда килүендә депутат Бәркәтә авыл мәдәният йортына сәхнә костюмнары тегү өчен ярдәм ышандырган иде, ул сүзендә торды. Шуның өчен әлеге авыл җирлеге башлыгы Салиховка рәхмәтләрен ирештерде, бер...
-
Чирмешән районында былтыр 28 гаилә мини - ферма төзелешенә 200әр мең сум акча алган
Узган елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3565 тонна, ягъни 2015нче елдагыдан 389 тоннага күбрәк, җәмгысы 71 миллион 351 мең сумлык сөт тапшырганнар. -Безнең Түбән Кәминкә җирлегендә генә дә халык 435 тонна сөт сатып, 7 миллион сум акча эшләде, - диде әлеге җирлек башлыгы Рәдиф Халиков район Советының чираттагы егерме икенче утырышындагы...
-
Чирмешәндә Дәүләт Советы депутаты кабул итә
11 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Сәлихов гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү туган як тарихы музеенда (Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 29) көндезге сәгать 2дә башлана. Алдан язылу өчен телефон: 2-58-45.
-
Чирмешәнгә республиканың премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевның килүе көтелә
Иртәгә муниципаль район Советының чираттагы утырышында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның узган елгы социаль-икътисади үсеше, агымдагы елга бурычлар турында хисап тотачак. Бу чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевның да катнашуы көтелә.
-
Яңа Кади авыл җирлеге халкы үзсалымның кая тотыласын белә
Яңа Кади авыл җирлегендә быел планлаган үзсалым акчасының 63 процентка якынын, ягъни 135400 сумын җыеп, банкка тапшырганнар да. Үткән елда референдум нәтиҗәләре буенча бу җирлектә кеше башыннан 600ар сум үзсалым җыярга килешәләр. Утыз Имән һәм Кызл Чишмә авылларында үзсалым акчасын 360 кеше түләргә тиеш. Халыктан 216 мең сум җыелып, аңа...
-
Чирмешән кызы Алинә Нуртдинова Казанда чыгыш ясаган
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Казанда узган конференциясендә районның "Яшь Гвардия" бүлекчәсе вәкиле Алинә Нуртдинова да катнашкан. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалган. Конференция эшендә Республика Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" региональ бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,...
-
Чирмешән район Советы утырышында төп нигез булган карарлар кабул ителде
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы - унҗиденче утырышының көн тәртибенә сигез мәсьәлә куелган иде. Утырышта рәислек итүче муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин билгеләп үткәнчә, кабул ителгән карарларның күпчелеге районны алга таба социаль-икътисади үстерү өчен зур әһәмияткә ия булган, төп нигез булып торган карарлар. Әлеге утырышта депутатлар Чирмешән...
-
Чирмешәндә бердәмроссиялеләрне район башлыгы җитәкләячәк
Районның "Бердәм Россия" сәяси партиясе активистлары үзләренең җитәкчеләрен сайладылар. Җирле бүлекчәнең сәяси совет секретаре булып янә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин калды. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсенең XXII конференциясендә әүвәл соңгы дүрт елда башкарган эшчәнлекләренә хисап тоттылар. Сер түгел, әлеге партияне хакимият партиясе, дибез. Шуның өчен районда башкарыла торган эшләрне дә...
-
Дәүләт Думасы депутаты Ульяновкага спорт костюмнары алып килде
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Ульяновка мәктәбе укучыларына, мини-футбол командаларына 30 данә спорт костюмнары юллап бирде. Әлеге костюмнарны аңардан күптән түгел генә, районда кабул итү үткәргәндә сорадылар. Депутат булышырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да. Ольга Ивановна белән бергә, Казаннан килгән тренерлар Ульяновка егетләрен һәм кызларын мини-футбол серләренә...
-
Чирмешәнлеләрне Дәүләт Думасы депутаты кабул итә
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешәндә кабул итү үткәрә. 22 ноябрьдә, сишәмбе көнне 12 сәгать 30 минуттан 14 сәгать 30 минутка кадәр Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин район Советы бинасында гражданнарны кабул итәчәк.
-
Чирмешәндә "Яшь гвардия" активистлары балаларга булышалар
Районның "Яшь гвардия" активистлары "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче малайларга, кызларга "Әниләр көне"нә открыткалар ясарга булышканнар, ә кадет мәктәп-интернаты укучыларына үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләгәннәр.
-
Чирмешәндә Уставка үзгәрешләр кертелә
Муниципаль район Советының чираттагы унбишенче утырышында (өченче чакырылыш) Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар чыгарылды. Бу уңайдан үзгәрешләр һәм өстәмәләр беренче укылышта якланды, инде аны ачык тыңлауларда тикшерәчәкләр. Әлеге ачык тыңлаулар 2016нчы елның 28 ноябрендә сәгать 9да район мәдәният йортында узачак (моңа кадәр, Усатавтагы үзгәрешләргә һәм...
-
Чирмешән районы казнасында ремонтка да акча бар
Район бюджетыннан кайбер объектлар төзелешенә, ремонтка су челтәрләрен төзәтүгә, физкультура һәм спортка, хезмәт хакы түләүгә, һәм башка кайбер чыгымнарга янә 28 миллион 590 мең сум акча бирелә. Район Советының чираттагы ундүртенче утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр, Советның 2015 елның 17 декабрендә кабул ителгән "Чирмешән муниципаль районының...
-
Президент республика халкына рәхмәтен җиткерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган депутатлар сайлауда катнашканы өчен республика халкына рәхмәтен белдерде. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикабызны хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...