Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр - җаваплы сайлаучылар
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар Чирмешән районында закон кысаларында, тәртипле уза. Сайлаучыларның активлыгы да югары, 15 сәгатькә кадәр 12 мең 708 кеше, ягъни исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 85,32 проценты тавыш биргән. Андреевкада, Кармышта һәм Югары Кәминкәдә, шул сәгатькә, исемлеккә кертелгән барлык сайлаучылар да тавыш биргән. 15 сәгатьтә алынган мәгълүматларга караганда, Чумачка,...
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
-
Бүген Чирмешәндә халык җыены була
Бу чара - Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече Чегодай, Казанка, кирпеч заводы поселогында яшәүчеләр, җитәкчеләр катнашында район мәдәният йортында узачак җыелыш 15 сәгать 30 минутта башланырга тиеш. Анда теләге булган һәркем катнаша, җитәкчеләргә, депутатларга сорау бирә ала.
-
Лашманлылар Дәүләт Думасы депутатлары ярдәменә өметләнә
"Бердәм Россия"нең мобиль пункты районга соңгы арада инде өченче тапкыр килеп, депутатларга наказлар кабул итте. Лашман авылында мәдәният йорты янында урнашкан мобиль пункт автобусы күрсәтелгән вакыттан иртәрәк килеп туктаса да, халык инде җыелган иде. Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина шунда ук эшкә дә кереште. Миндар абый Борһанов...
-
Депутатлар чирмешәнлеләр фикере белән кызыксына (+ФОТО)
"Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе аша чирмешәнлеләр, республикада беренчеләрдән булып, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз теләкләрен, үтенечләрен җиткерә алдылар. Казаннан килгән автобус яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта урнашты. Ачык һавада өстәл һәм урындыклар куелды, аралашу өчен уңай шартлар тудырылды. Кабул итүгә беренче килүчеләр озак көттермәде....
-
“Икмәккә бәя узган елгы дәрәҗәдә калырга тиеш”
Татарстанда урак өстенең иң кызган чагы. 25 июль көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин урып-җыю кампаниясе барышын күзәтү өчен Әлки районына барды. Район хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыярга керештеләр. - Быелгы ел игенчеләребез өчен уңай килде, - дип, шатлыгын уртаклашты Айрат Нәҗипович журналистлар белән аралашканда. - Без хәзер...
-
Чирмешәнлеләрне мобиль кабул итү бүлмәсе чакыра
"Бердәм Россия" партиясе "Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе" автобус туры оештырды. Ул безнең районга да киләчәк. 4 августта тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе сәгать 9дан Чирмешәндә (Совет урамы, яшьләрнең ял итү үзәге янында), 13 сәгатьтән Иске Үтәмештә (мәдәният йорты янында) гражданнарны кабул итә. 18 августта шул ук сәгатьләрдә Күтәмә һәм Ивашкино...
-
Чирмешәнгә депутат килә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 7 июльдә 14 сәгатьтә сайлаучыларны, гражданнарны кабул итә. Кабул итү Чирмешәндә, туган як тарихы музее бинасында (Беренче Май урамы, 29) булачак. Белешмәләр өчен тел. 2-58-45.
-
Чирмешән районында иң төзек авылны билгелиләр
Район авыллары арасында иң төзек торак пункт исеменә бәйге игълан ителде (искәрмә буларак район үзәге - Чирмешән әлеге конкурста катнашмый). Конкурска йомгак август аенда ясалачак. Беренче урынны яулаган торак пункт 150 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Икенче урын иясенә - 100 мең, өченче урынга 50 мең сум акча каралган. Болардан...
-
Алдан тавыш биргән көнне Чирмешәндә матур яңгыр да явып узды
"Бердәм Россия" партиясе үз кандидатлары арасында оештырган алдан тавыш бирү буенчаЧирмешән лицеенда эшләүче 16.18.321нче хисап участогында бюллетень алыр өчен хәтта чиратлар да барлыкка килде. Халык иртәдән үк актив иде. Чирмешәннән Нурислам һәм Рәшидә Гатиннар, эшне озакка сузмыйча, иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә үк үзләренә ошаган кандидатлар өчен кабинкаларда бюллетеньнәрдә тамгаларын куеп...
-
Чирмешән районы бюджетында аеруча авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә булышу өчен дә акча табылган
Кармышта һәм Утыз Имәндә фельдшер-акушерлык пунктларын, Чирмешәндә "Укыту-җитештерү хуҗалыгы" җәмгыятенең тулай торагын ремонтларга да бюджеттан акча биреләчәк. Район Советының чираттагы, унынчы утырышында бу хакта карарда да язылды.Моннан тыш, депутатлар ветберләшмә бинасын, Чирмешәндә янгын депосын, Күтәмәдә һәм Ульяновкада полиция участок уполномоченныйлары йортларын ремонтлауга да акча бирергә килештеләр. Шәхси хуҗалыкларда мини-фермалар төзелешенә,...
-
Минсәгыйть Шакиров: Кадрлар – сирәк товар
Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары өчен оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең соңгысы Казанда үткәрелде. Аларда белгечләр җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләүче законнар, ул кануннарга даими кертелеп торган үзгәрешләр турында тәфсилләп аңлатты, авыл җирлекләрен борчыган сорауларга җавап бирде. Сорауның эресе-вагы юк Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән муниципаль берәмлек җитәкчеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру...
-
Алдан тавыш бирү Чирмешәндә дә узачак
Быел сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия " партиясе депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларын алдан билгеләп куймакчы. Әлеге максатта 22 май көнне алар бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештыра. Хакимият партиясе мондый сәяси адымны узган сайлауларда практикага керткән иде. Бердәмроссиялеләрнең алдан тавыш бирүләрен узган елларда "праймериз" дип...
-
Чирмешәндә авыл хуҗалыгы ярдәмгә мохтаҗ
Язгы кыр эшләрен вакытында һәм технологик таләпләр буенча үткәрү өчен барысы да мөһим. Бүген, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгына акча кирәк. Район Советы депутатлары моны яхшы аңлап, җирле товар җитештерүчеләргә тагын 21 миллион сум акча бирергә килештеләр. Әлеге, бюджетка, казнага былтыр өстәмә керем буларак кергән средстволар минераль ашламалар, күпьеллык үләннәр...
-
Чирмешән муниципаль районы Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә
Чирмешән муниципаль районының үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә. Район Советы депутатлары Советның өченче чакырылыш бишенче утырышында бу хакта карар кабул иттеләр, кайбер статьяларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә класс чины бирү һәм аттестация үткәрү тәртибе турында нигезләмә (Положение) дә расланды, бу хакта...