Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
2022 елда Татарстанда 46 мәктәп компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк
Быел Татарстанның 46 мәктәбе һәм 6 һөнәри белем бирү оешмасы «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Финанслау күләме 82 млн сумнан артык булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Бу ялларда татарстанлыларны нинди һава торышы көтәчәген фаразладылар
Явымлы, суык һава чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава урнашачак: һава температурасы +17 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Шимбә – 23 апрельдә көндез +10…+15 градус булса, төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0…–5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбедә көндез +12…+17 градус, төнлә –3…+2 градус.
-
Татарстанда 4 меңнән күбрәк гектарда урманнар торгызылган
2021 елда, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
-
Татарстанда сишәмбегә кадәр кар һәм яңгыр явачак
Татарстанда ял көннәрендә яңгыр явачак. Һава торышы сишәмбе көнне генә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Ял көннәрендә 14 градуска кадәр җылытачак
Бүген Татарстан антициклон йогынтысында калды: атмосфера басымы үсү сәбәпле, явым-төшем туктап, һава +4 градуска кадәр җылынды. Төнлә суыта: -3-8 градус. Юлларда – бозлавык. Синоптиклар фаразына караганда, ял көннәренә республикада +14 градуска кадәр җылыта.
-
Ни өчен Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрнең бөтенләй бетмәвен аңлатканнар
Республикада COVID-19 чирен йоктыручылар саны янә арта.
-
Бүген Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясенә конкурс ачылды
1 апрельдә Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурска старт игълан ителде.
-
Kazan Digital Week — 2022 сентябрь аенда катнаш форматта була
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган.
-
2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 5 млрд сумга 245,7 км юл ремонтланган
«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча тагын өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелгән.
-
Республикада бозлавык, кар һәм -15 градуска кадәр салкын
Иртән һәм көндез кар яварга мөмкин.
-
Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча ике мәдәни үсеш үзәге ачылачак
Яңа үзәкләр быел Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә пәйда булачак.
-
Татарстанда QR-код системасын бетерерләрме?
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә QR-код куллану системасын һәм вакцинация турындагы белешмәләрне гамәлдән чыгарырга җыенмый. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
-
Минтимер Шәймиев Чирмешәндә дә еш булды
Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев Чирмешәндә дә еш булды, халык һәм җитәкчеләр белән очрашты, төрле объектлар ачылышында катнашты.
-
Миңнеханов Татарстанның Беренче Президентын юбилее белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевкә 85 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавы
-
Казанда берәүнең кулында петарда шартлаган
Ир кешенең шартлаудан куллары пешкән.