Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
2023 елда илкүләм проект кысаларында республикада юлларны төзү һәм төзекләндерүгә 11,2 млрд сум акча биреләчәк
Әлеге сумманың 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләрендәге транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле татарстанлылар! Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә.
-
Минтимер Шәймиев Татарстанның югары вазифаи заты өчен «Рәис» атамасын хуплады
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев депутатлар республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим иткән яңа атаманы кабул итәргә өндәде. Бу хакта ул бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында сөйләде.
-
Эшмәкәрләргә 5 миллион сумга кадәр микрозаймнар бирелә, аның максималь процент ставкасы бары тик 5,5 процент
Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә эшмәкәрләргә ел башыннан барлыгы 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.
-
Татарстанда урманнарны торгызуга федераль бюджеттан 89,5 млн сум бүленгән
2022 елда, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында, Татарстанда урманнарны саклау буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 миллион сум бирелгән. Бу акчаның 89,5 миллион сумы урманнарны торгызу эшләренә тотылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН! Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе – Республика Көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.
-
Галиәсгар Камал театры 5 көн рәттән иң популяр спектакльләрен тәкъдим итә
Камал театры шәһәр һәм республика көне уңаеннан бүләк әзерләде
-
Дөнья татарлары биш елдан соң җыела
Бөтендөнья татарларын берләштергән конгрессның Казанда узган VIII съездында безнең районнан ике вәкил катнашты. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин анда кунак буларак чакырылса, Бөтендөнья татар конгрессының төбәк бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин делегат булып барды.
-
Республикада илкүләм проект буенча юллар ремонтланачак һәм яңа объектлар төзеләчәк
Быел Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 млрд сумга Казан агломерациясенең 33,8 км юлын һәм 488 млн сумнан артык суммага төбәк әһәмиятендәге 31,5 км юлын ремонтлаячаклар.
-
Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк
Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.
-
Татарстанда сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар
Бу хәл Яшел Үзән районының Олы Яке авылында булган.«Татарстан 24» хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ташлаганнар.
-
Татарстанда бу ялларда эссе булачак
Татарстанда ялларда эссе булачак. Көндез һава температурасы 33 градуска кадәр җитәр дип көтелә. Шул ук вакытта көчле җил белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар да булырга мөмкин, дип хәбәр итә Республиканың Гидрометеорология үзәге.
-
Татарстанда боз явуы ихтимал
Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
-
Татарстанда никахсыз туган балалар саны арткан районнарны атаганнар
Татарстанда һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килә. Кайбер районнарда шундый гаиләләрдә туган балаларның артуы күзәтелә.
-
Татарстан халкы 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны сайлый ала
Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.