Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Экология» проекты буенча Татарстанда урман янгынын сүндерү машиналары өчен юллар төзелә
Татарстанда урманнарга янгын сүндерү автомобильләре үтеп керә алсын өчен юлларны яңарталар. «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда 35 километр шундый юллар төзелгән һәм 155 километр моңа кадәр булган объектлар төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда узачак вакансияләр ярминкәсендә 9,5 меңләп эш урыны тәкъдим ителә
«Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак. Хезмәт ярминкәсен оештыручылар иң зур ихтыяҗ булган 10 вакансияне һәм иң югары хезмәт хакы түләнә торган 8 вакансияне атады.
-
Татарстан Республикасында Идел елгасы буйлап круизлар ачылды
Республикада елга буйлап сәяхәтләр елдан-ел популярлаша. «Татфлот» компаниясе мәгълүматлары буенча, 2022 елда 260 мең кеше теплоходларда сәяхәт иткән, әле тагын барлыгы 250 меңнән артык кеше елга буйлап даими рейсларда йөргән.
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 гектар урманнар торгызылды
Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды: бу – планлаштырылганның 100 процентын тәшкил итә. «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләрнең кыскача нәтиҗәләрен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ясадылар.
-
Җирле үзидарә көне белән котлау
Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
-
Быел республикада «Демография» илкүләм проект ярдәмендә 17 мең әби һәм бабай диспансеризация узды
Татарстанда әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган. Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең кешене махсус транспорт белән хастаханәләргә алып барып кайттылар инде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Узган ел республикада 34 сәламәтлек саклау объекты төзелде
2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 миллиард 156,8 миллион сумга барлыгы 34 төрле объект төзелде. Гомумән алганда, үткән ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард 324,8 миллион сум бүленгән иде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
-
Табиблар үзләре үлгәндә дә башкаларга булыша
Россия медиклары 2022 елның август аеннан бирле Луганск һәм Донецкида хезмәт куя. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә генә дә Россиянең меңләгән табибы “кайнар нокта”да ярдәм күрсәткән.
-
Татарстанның тагын 78 аз санлы торак пункты югары тизлекле интернетлы булачак
Татарстанда үткән ел 38 аз санлы торак пункт беренче тапкыр 4G мобиль элемтәсеннән файдалану мөмкинлеге алды.
-
2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 585 млн сумга 8 яңа спорт объекты төзеләчәк
Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә соңгы биш елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 10 процентка артты һәм бүген 57,8 процентны тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар арасында – Арча, Алексеевск һәм Спас районнары: аларда халыкның 63 проценттан артыгы спорт белән даими шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
-
Илкүләм проектлар мәдәният өлкәсен торгызуда булыша
2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга гомумән алганда 1,2 миллиард сумнан артык юнәлдерелгән, шул исәптән: федераль бюджеттан – 700,3 миллион сумга якын һәм 457 миллион сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә
-
Илкүләм проектлар мәдәният өлкәсен торгызуда булыша
2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга гомумән алганда 1,2 миллиард сумнан артык юнәлдерелгән, шул исәптән: федераль бюджеттан – 700,3 миллион сумга якын һәм 457 миллион сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә
-
Атна азагында Татарстанда -2 градус булачак
Якындагы көннәрдә Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана, ә ялларда республикада һава температурасының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
-
Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак
Татарстанда шимбә көнне -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.