Чирмешәндә наркологта 6 яшүсмер исәптә тора
Хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына инану өчен әллә кая барып торасы да юк: май бәйрәмнәре булсынмы ул, соңгы кыңгырау бәйрәмеме, хәтта гадәти көннәрдә дә яшүсмерләрнең, сыра шешәсе тотып, күңел ачып йөргәннәрен күрергә мөмкин.
Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең соңгы утырышында да тыелган урыннарда спиртлы эчемлекләр кулланган яшүсмерләрнең эшләре каралды. Бер генә дә түгел, берничә. Өстәвенә, аларның кайберләрен тиешсез вакытта җәмәгать урынында тоткарлаганнар.
Яшьләр ник эчәләр соң, дигән сорауга төрле җавап ишетергә мөмкин. Балалар аны дуслардан артта калмас һәм текә булып күренер өчен дә эчә, кыюлык өстәргә, шулай ук кызык ясарга дип тә куллана. Комиссия утырышына чакырылган райондашларыбыз да бу гамәлләрен төрлече аңлаттылар. Кайчак монда ата-аналардан балаларын яклап: “Ул бит җинаять кылмады, сыра гына эчкән”, - дигән сүзләр дә ишетелә.
-Күңел ачулар, кагыйдә буларак, бик күңелсез тәмамлана да бит әле. Яшьләрне полиция хезмәткәрләре еш тоткарлый. Полиция бүлекчәсендә яшүсмерләргә беркетмә төзелә, штраф салына, исәпкә дә куялар. Эчке эшләр органнарында исәптә торган балаларның киләчәктә мөһим дәүләт структураларында, җитәкче урыннарда эшли алмавын да искәртик. Нарколог күзәтүендәгеләрнең киләчәктә проблемалары килеп чыгуы ихтимал, - диде утырышны алып барган комиссия рәисе Рәмзия Долгополова.
Район үзәк больницасының наркология кабинетында спиртлы эчемлек кулланучылар буларак алты яшүсмер исәптә тора.
-Бүген эчкечелек иң зур проблемаларның берсе. Өлкәннәр генә түгел, монда балалар алкоголизмы турында сүз бара. Алкоголь яшь организмны бик тиз үзенә бәйләп куя һәм авыруга әйләндерә. Аз гына күләмдә кулланылган алкоголь дә баланы агулый ала. Спиртлы эчемлекләрнең яшь организмга китергән зыяны искиткеч зур. Бала аны еш куллана башлый икән (әйтик, айга 3-4 тапкыр), ашказаны, бөер, бавыр, күзләр, нерв системасы зыян күрә, иммунитет какшый. Шуларның нәтиҗәсе буларак, шикәр авыруы, гепатит, бавыр циррозы һәм башка күп кенә авырулар барлыкка килергә мөмкин, - ди район үзәк больницасы баш табибы, табиб - наркологы Лилия Мортазина.
-Сер түгел, хәзерге вакытта җәмгыять алдында торган кискен проблемаларның берсе - балигъ булмаганнарның спиртлы эчемлекләр куллануы, - ди балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Чулпан Мөбарәкшина. – Кызганыч, районда да саннар уйландыра торган. Исерек халәттә үсмерләрнең законсыз гамәләр кылуы да мөмкин бит. Минемчә, күп нәрсә гаиләдән тора. Балаларны контрольда тотарга кирәк, аеруча җәй көннәрендә игътибарны йомшартырга ярамый.
фото автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев