Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән мөнәҗәтчеләре Бөтенроссия фестиваленнән өченче урын яулап кайттылар
Районның “Ядкарь” хатын-кызлар хор ансамблен Бөтенроссия “Милли моң” мөнәҗәтчеләр фестивалендә диплом һәм бүләк белән сөендергәннәр.
-
Чирмешән районының Сосновка авылы кызы Казандагы концерттан затлы тун алып кайтты
Сосновка авылыннан Анна Иванова Казанның “УНИКС” концертлар залында узган "Созвездие-Йолдызлык" республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан затлы тун һәм диплом алып кайтты.
-
Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре!
Гомер-гомергә мәдәният кеше тормышында әһәмиятле өлкә булып тора. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып тора.
-
Якты Тау сәхнәсендә - “Әниләр һәм бәбиләр”
Бу авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, 8 Март бәйрәменә авыл халкына һәм кайткан кунакларга зур бүләк ясадылар.
-
Кармыштан Әфләтуновлар гаиләсе - эстрада артистлары белән бер сәхнәдә
Кармыш авылыннан өч балалы Әнәс һәм Эльвира Әфләтуновалар гаиләсенә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете тәтеде.
-
Чирмешәнгә килгән Зифа Кадыйрова: “Әсәрләремә теманы тормыштан алам”
Район үзәк китапханәсендә популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән узган очрашуга чирмешәнлеләр генә түгел, районның ерак авылларыннан да килгәннәр иде.
-
Утыз Имән кызы “Татар кызы” республика бәйгесендә катнаша
10 мартта Чирмешәндә узачак “Татар кызы” республика бәйгесенең зона этабында район данын Утыз Имән кызы Рания Минһаҗева яклаячак.
-
Чирмешәндә узган “Мирас” фестивале төрле милләт халкын берләштерде
Чирмешәндә узган 1 нче «Мирас” төбәкара милли мәдәниятләр фестивалендә Кайбыч, Саба, Сарман, Тукай, Әлмәт, Яңа Чишмә, Нурлат, Алексеевск, Шентала һәм Чирмешән районнарыннан 47 коллектив чыгыш ясады, сәхнәгә 350 дән артык кеше чыкты.
-
Чирмешән егетләре һәм кызлары - бәйгеләр җиңүчеләре
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары дипломнар белән бүләкләнде.
-
Чирмешәнлеләр Болгарда дипломант булдылар
Болгар шәһәрендә узган "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында якташыбыз, язучы Рәмзия Габделхакова һәм Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов район данын якладылар.
-
Чирмешән районының яшь баянчысы ике бәйгедә танылган
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Зәриф Закиров (укытучысы Владимир Юрин) яшь музыкантларның Фәнис Яруллин исемендәге республика бәйгесендә икенче урынга лаек булган.
-
Чирмешәндә "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре Аксубайга барачак
Балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” бию коллективы һәм Чирмешән лицееннан Регина Якунина "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район бәйгесендә Гран-прига лаек булдылар.
-
Чирмешән районының Әмир авылы янә танылды
Әлеге авыл "Иң яхшы бизәлгән чыршы" Республика бәйгесендә, Көньяк-Көнчыгыш зонада, "Авыл җирлекләрендә үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм яңа ел чараларын уздыру" номинациясендә икенче урынны яулады.
-
Иске Кадида шагыйрә Рушания Әхмәдуллина авылдашлары белән очрашты
Искекадилылар авылдашлары, «Яратам сине, тормыш!» китабы авторы Рушания Әхмәдуллина (Чанышева) белән очраштылар. Әлеге чара авыл китапханәсендә узды.
-
Чирмешәнлеләрне “Йолдызлык”та катнашырга чакыралар
4 февральдә район мәдәният йортында “Йолдызлык – Созвездие” XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узачак.