Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле “Этномириада” фестиваленнан Гран – при белән кайткан
Район мәдәният йортының “Умырзая” татар халык ансамбле (җитәкчесе - Рәхилә Шакирова) «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестиваленнан Гран –при иясе булып кайтты.
-
Чирмешән мәдәният йорты хезмәткәре – “Мисс Скорлупино”
Район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлгенә Харисова Питрәчтә узган “Скорлупино” яшьләр фестиваленда “Мисс Скорлупино” бәйгесендә беренче урынга лаек булган.
-
Миңнеханов WorldSkills Kazan-2019 турында: Безнең максат - хезмәт кешесенең абруен күтәрү
Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздыру – Татарстанда эшче белгечлекләр әзерләү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеге.
-
Чирмешән “Мирас” ансамбле Казанга бара
Алексеевскида социаль хезмәтләр алучылар арасында “Минем яшем – минем байлыгым” республика конкурс-фестиваленең зона этабында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының “Мирас” ансамбле да чыгыш ясаган һәм финал этабына сайлап алынган.
-
Әккәрәйдән 79 яшьлек Раиса әби “Нечкәбил“гә барган
“Нечкәбил” республика конкурсының Яңа Чишмәдә үткән зона сайлап алу турында Әккәрәйдән 10 бала әнисе, 12 онык һәм 6 оныкчык әбисе - 79 яшьлек Раиса Квакова иң өлкән катнашучы булган.
-
Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә дә уку елы башланды
-Бүлекчәләрдә балалар шөгыльләнә башласалар да, укучылар кабул итү әле дәвам итә, - ди мәктәп директоры Наталья Иляева. - Быел сәнгать мәктәбендә 400 дән күбрәк бала йөрер дип көтелә. Аларны 25 педагог укыта.
-
Иске Үтәмештән “Хыял” ансамбле Кырымда танылды
Иске Үтәмеш авылының “Хыял” коллективы Кырымда узган “Алтын Мәйдан – Кырым” халыкара фольклор фестиваль- конкурсында катнашып, берничә номинациядә призлы урыннар яулап кайтканнар.
-
Туймәт авылында артистлар күп
Соңгы елларда мәдәният йортларының ачылмавы, эшләмәве турында бик күп язалар. Ә менә мин Туймәт авылы мәдәният йорты турында алай диеп әйтмәс идем. Анда бик тырыш, үз эшләрен белеп, яратып башкаручылар хезмәт куя.
-
Утыз Имән авылының мәдәният йорты гөлләргә күмелгән
Бу авылның мәдәният йорты алдында төрледән-төрле, аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Ләкин көз җиткәч алар матурлыгын югалталар. Ә менә мәдәният йортының фойесында һәм кабинетларда урнашкан дистәләгән гөлләрнең кайберләре ел әйләнәсе чәчәккә күмелеп утыра.
-
Иске Үтәмешнең “Хыял” ансамблен Кырымга чакырганнар
Безнең коллективлар халык иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясаганнар.
-
Кара Чишмә мәдәният йортына җиһазлар кирәк
Кара Чишмә авыл мәдәният йорты тиздән үз ишекләрен ачар.
-
Чирмешәнгә Пушкин “килде”
6 июньдә, классикның туган көнендә - Пушкин көнендә, Рус теле көнендә даһи әдип иҗатын искә алдык. Аның иҗатында рус теленең бар матурлыгы, аһәңе, байлыгы чагыла, диделәр бүген район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгана җыелган якташларыбыз.
-
Яңа Элмәле ансамбле Самара өлкәсенә барган
Күрше Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында узган “Балтай” бәйрәмендә Мордва Афонькәсе һәм Иске Котыш авылларының фольклор коллективлары да катнашкан.
-
Лашман мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективын Диплом белән бүләкләгәннәр
Лашман урта мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективы Биектау районында узган “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленнан икенче дәрәҗә Диплом белән кайттылар.
-
Чирмешәннең иң культурный балалары “Әкият”кә бара
Районда «Иң яхшы мәдәни көндәлек» («Лучший культурный дневник школьника») бәйгесе һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» («Самый культурный родитель») номинациясе җиңүчеләре мәгълүм. Аларны Казандагы “Әкият” курчак театрына дәшәләр.