Әккәрәй китапханәчесе инде 40 ел шушы хезмәтендә
Бер урында кырык ел. Әккәрәй китапханәчесе Ольга Ивановна Ефимованың хезмәт стажы шул кадәр. Иң ерак барган җире – Казан шәһәре.
-Мәктәпне тәмамлагач ук урнаштым бу эшемә һәм әле дә үкенмим. читтән торып мәдәни-агарту училещесын тәмамладым, - ди киләсе елда 60 яшен тутырачак якташыбыз. –Бер генә чарадан, бер генә концерттан да калганым юк. Чирмешәнгә дә еш барырга туры килә.
Ольга Ивановна китапханәсендә 9800 китап бар икән, дүрттән бере – чуваш телендәге.
-Элек яңа китапларны күп бирәләр иде, газета-журналларга да күп язылдык, - ди Ольга Ефимова. –Хәзер алар шактый ким. Төрле чараларга аерым күргәзмә оештырырга яратам, аларны әзерләгәндә үзем дә күп нәрсә белеп калам. Хәзер эшебез компьютерда да күренә. Китаплар, яшермим, сирәк укыла, чөнки аңа вакыт җитми, алай да яңа чыккан әдәбиятка күз салырга тырышам.
Китапханәнең бик актив укучылары дистәләп икән.
Пенсиядәгеләрдән – олыраклардан Илья Борисов, Анатолий Сипатров, Татьяна Борисова, ә яшьләрдән Ксения Сипатрова, Андрей Чалин монда иң еш килүчеләр. Алар укымаган китаплар бик аз.
-Ольга Ивановна белән эшләве бик рәхәт, - ди Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. –Мин мәдәниятка башка тармактан килгән кеше, баштагы мәлдә гел аңардан киңәш сорадым, хәтта ниндидер бәйрәмгә сценарийны шушы китапханәчебез язып бирде. Тырыш, ипле, актив, пөхтә кеше ул.
Гаиләсендә дә үрнәк Ольга Ивановна, ире Николай белән өч бала үстергәннәр. Сыерсыз, дуңгызсыз тормыйлар, озак еллар ат та асраганнар. Бәхетен еракта эзләмәгән Ольга Ефимова, аның өчен иң якыны – туган авылы, үз Әккәрәе.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев