Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә бер бала канализация чокырына егылып төшкән
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Якшәмбе көнне янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Чирмешәндә югалган 10 яшьлек малайны эзләүдә катнашканнар. Ахырдан билгеле булганча, бала өсте ябылмаган канализация чокырына төшеп киткән. Шөкер, ул сау-сәламәт. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 18 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр 37 хәбәр теркәлгән. Бер...
-
Чирмешән районының “Ильхан“ сөтчелек комплексында сыерларны кукуруз бөртеге белән сыйлаячаклар
Югары Кәминкәдәге сөтчелек комплексында бүген тулаем көнлек сөт сатуны 4200 килограммга җиткергәннәр. Соңгы көннәрдә бу күрсәткеч аеруча нык үскән. - Савым сыерларына азыкны санап түгел, аппетитларына карата бирәбез, алларында гел нәрсәдер бар, хәтта төнлә дә улакларны тутырабыз, - ди әлеге - "Ильхан" комплексының вакытлыча идарәчесе Рәфис Гарифуллин. Әйе, ашаган, хәтта...
-
Чирмешән районында бәйрәмнәр вакытында уяулыкны көчәйтергә өндәделәр
Террорчылыккка каршы район комиссиянең бу елдагы соңгы утырышында, нигездә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, гомумән, районда кабул ителгән куркынычсызлык чаралары турында сүз барды. -Бәйрәм көннәрендә барлык хезмәтләр һәм ведомстволар, беренче чиратта, хокук саклау органнары, янгын сүндерүчеләр, юлчылар, газчылар, электрчылар, элемтәчеләр...
-
Чирмешәнлеләр, Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрик
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә матур җемелдәүче утлы петарда, фейерверк, хлопушка ише уенчыклар аттыру күңелле инде ул. Тик менә андый пиротехниканың бәхетсезлек, имгәнүләр китереп чыгарырга мөмкинлеген дә онытмавың хәерле. Шуның өчен районның янгын күзәтчелеге белгечләре түбәндәгеләре кабат искәртә: -пиротехник товарларны урамдагы лареклардан, кулдан алырга ярамый, алар сертификатлы булырга, рус телендәге инструкциясе...
-
Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру планын үтәгән дә
Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе 2018 елның беренче яртысына матбугатка яздыру планын 14 декабрьгә үк үтәгән. Бу элемтә бүлекчәсендә 310 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырган. Якын көннәрдә Күтәмә (93 процент), Ульяновка (92 процент), Иске Үтәмеш (88 процент) элемтә бүлекчәләре дә үзләренә билгеләнгән планны үтәячәк. Автор фотосы
-
Чирмешәндә чаңгы сезонын ачтылар
Узган шимбә көнне район үзәгендәге стадионда үткән чаңгы ярышларында Чирмешәннән 64 яшьлек Сәгыйт абый Закиров та призлы урынга ия булды. Йөзгә якын чаңгычы арасында ул бу көнне иң олысы иде. Пенсионер 1 километр ара узды. -Я, хәлең ничек соң, Сәгыйт абый? - дим финишка бераз кызарып, тирләп-пешеп килгән чаңгычыга. -И,...
-
Мордва Афонькәсендә яшәүчеләр сөт акчасын ала алмый
Без - Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авылыннан сөт тапшыручылар үзебезнең проблема хакында район газетасына язарга булдык. Инде кыш килеп җитте, ә ике айда - июльдә һәм октябрьдә тапшырылган сөт өчен безгә әле һаман түләмәделәр. Белүебезчә, мондый хәл бездә генә түгел, Лагерка, Андреевка, Шешминка авылларында да күзәтелә. Авыл кешесе гаилә бюджетына...
-
Чирмешән район Советы дефицитсыз бюджет кабул итте
Муниципаль район Советы Уставына, алты статьяга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Советның чираттагы утызынчы утырышында депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр. Хәзер Уставның яңа редакциядәге положениеләренә закон тәртибендә дәүләт теркәлүе уздырылачак. Чирмешән муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты да билгеле, утырышта моны карар белән расладылар....
-
Чирмешәннең төп чыршысы Канаш урамында үскән
Район Советы каршындагы мәйданда районның төп -үзәк чыршысын да бизи башладылар. Быел да чыршыны урманнан түгел, ә Чирмешәннең Канаш урамыннан, Виктор һәм Ирина Черновлар яшәгән йорт алдыннан кисеп алганнар. -Бу чыршы әти-әни йорты бакчасында үсте, - ди Александр Чернов. - Әнием Ирина Петровна абыем Сергей белән 30 ел элек берничә...
-
Чирмешән районында уяулыкны тикшерәләр
Дөньядагы сәяси вәзгыятьнең торышына карап экстремизм һәм терроризмга каршы сораулар үзләренең актуальлеген югалтмый. Илдәге оператив хәлләрдән күренгәнчә, террорчылык куркынычы кимеми, еш кына төрле шәһәрләрдә моңа кагылышлы ялган хәбәр таратучылар да очрап тора. Мондый шартларда район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре уяулыкларын югалтмый, бүлекчә начальнигы янына үземне дә тикшереп керттеләр. Халыкның уяулыгын ачыклау...
-
9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне узды
Соңгы вакытларда илдә зур-зур түрәләрне дә ришвәтчелектә гаепләп кулга алалар, җәза бирәләр, бу золымны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрәләр. Шулай да коррупциячел гамәлләр әледән-әле ачыклана тора. Моны булдырмау өчен нәрсәләр эшләү зарур дип саныйсыз? Флера Рәхимҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары: - Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек мәктәптән башланырга тиеш....
-
Чирмешән районында туйлар кими, балалар азрак туа
Кыш айларында туйлар сирәгәйгән Елның соңгы аенда район ЗАГС бүлегендә бары бер пар никахларын теркәячәк. Январь һәм февраль айларына да берәр генә пардан гариза кергән. Ноябрь аенда районда дүрт яңа гаилә барлыкка килгән, ә ел башыннан 99 гаилә үзләренең никахларын рәсмиләштергән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда алтыга кимрәк....
-
Чирмешән районында планлаган мәйданнарда җир эшкәртә алмаганнар
Район буенча быел 51 мең 872 гектар (былтыр 54 мең 946) күләмендә җир эшкәртелергә тиеш булган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел тулаем 33 мең 261 гектар җир эшкәртелгән (64 процент). - Җирне ни өчен көздән эшкәртергә кирәк соң, яз көне барыбер кире сукалыйсы, дип әйтүчеләр...
-
Чирмешәндә ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора
СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан район мәктәпләрендә, күпчелек оешмаларда әлеге куркыныч афәт, аны йоктырмау һәм саклану юллары турында сөйләштеләр. Туган як тарихы музеенда "СПИДка каршы - бергәләп" темасына сөйләшү өчен "түгәрәк өстәл" артына җыелдылар. Мәгариф, мәдәният, медицина хезмәткәрләренә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь Гвардия" активистларына иң элек ВИЧ-инфекцияне йоктырмау...
-
Чирмешән больницасында 20 наркоман исәптә тора
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 20 наркоман исәптә тора, шуларның дүртесе әле быел гына ачыкланган. "Энәгә утырган" 23, 26, 27, 29 яшьлек якташларыбызның берсе - кыз кеше, гомумән, наркоманнарның икесе - хатын-кыз. Быел исәпкә куелган наркоманнарның берсе наркотиктан исереп район үзәк больницасына эләккән, ә өчесен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Райондагы иң...