Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрик

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә матур җемелдәүче утлы петарда, фейерверк, хлопушка ише уенчыклар аттыру күңелле инде ул. Тик менә андый пиротехниканың бәхетсезлек, имгәнүләр китереп чыгарырга мөмкинлеген дә онытмавың хәерле. Шуның өчен районның янгын күзәтчелеге белгечләре түбәндәгеләре кабат искәртә: -пиротехник товарларны урамдагы лареклардан, кулдан алырга ярамый, алар сертификатлы булырга, рус телендәге инструкциясе...

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә матур җемелдәүче утлы петарда, фейерверк, хлопушка ише уенчыклар аттыру күңелле инде ул. Тик менә андый пиротехниканың бәхетсезлек, имгәнүләр китереп чыгарырга мөмкинлеген дә онытмавың хәерле.

Шуның өчен районның янгын күзәтчелеге белгечләре түбәндәгеләре кабат искәртә:

-пиротехник товарларны урамдагы лареклардан, кулдан алырга ярамый, алар сертификатлы булырга, рус телендәге инструкциясе белән кибетләрдә генә сатылырга тиеш;

-пиротехника эшләнмәләрен балаларга сату тыела һәм аларны олылар барында гына куллану рөхсәт ителә;

-фейерверкларны торак урыннардан 50 метр читтә генә кулланырга ярый;

-фейерверкны кабызганда өстенә иелергә һәм кешеләргә төбәргә ярамый...

Саный китсәң, куркынычсызлык таләпләре күп инде ул, аларны күбебез белә дә, кагыйдәләрне бары үтәү генә зарур. Кыскасы, пиротехника уенчык түгел, аның белән бик сак булсаң да чак кына. Чыршылар бизәгәндә, Яңа ел бәйрәме чаралары үткәргәндә дә зинһар, сак, уяу булыйк. Балаларны күздән ычкындырмыйк!

Ут чыккан очракта кичекмәстән 01, 2-57-01 телефон номерлары буенча янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга кирәк.

фото с pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Яңа ел үткәрик хәвефхәтәрсез бәйрәмнәрен Чирмешәннеләр