Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районында атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы ачыкланган
8-14 июльдә район полиция бүлегенең кизү частенда 31 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешән районында җинаятьләрне элек хөкем ителгәннәр еш кыла
Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН җәзаларны үтәтү инспекциясе Лениногорск филиалыннан 1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, аларда, хөкем ителгән 34 гражданин исәптә тора.
-
Чирмешән районында су башнясын урлаганнар
Билгесез кешеләр Иске Кади авылының элеккеге ферма территорясеннән су башнясы урлаганнар. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
-
Чирмешән районында бер хатын-кыз ике тапкыр исерек килеш руль артына утырып, суд каршына басты
Чирмешән район суды исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү факты буенча 40 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.
-
Чирмешән районында караклар үләт базындагы төсле калайларга кызыкканнар
Лашман авылы янәшәсендәге биотермик чокыр – үләт базы территориясеннән төсле калай – профлистлар “аякланган”. Әлеге угрылык факты уңаеннан тикшерү бара.
-
Караклар Әккәрәйдәге ягулык складын басканнар
Билгесез адәмнәр "Әккәрәй" җәмгыятенең ягулык-майлау материаллары складыннан 20 литрлы канистрда дизель мае урлап чыкканнар, матди зыян күләме 2220 сум. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
-
Чирмешәндә яшәүче ир-ат табылган янчыктан акча үзләштергән
Район үзәгендә яшәүче берәү кибет янында акча, банк картасы һәм документлар белән акча янчыгы тапкан һәм үзенә алган. Хәзер аңа урлау өчен җавап бирергә туры киләчәк. Янчык тапкан әлеге ир-атны вакыйга урынына барган полиция хезмәткәрләре ачыклаган.
-
Чирмешәндә акылга зәгыйфь кеше бер ир-атны үтергән
РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 9 июньдә, якынча көндезге сәгать берләрдә, Чирмешән авылыннан ерак түгел бер ир-атның үле гәүдәсе табылган.
-
Акчаны «куркынычсыз счеттан» урлаганнар
Райондашыбызның 342 мең сум акчасы июнь башында, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез адәм белән телефон аша сөйләшкәннән соң “югала”. Теге кеше әлеге хатын-кызга акчасын “куркынычсыз счетка” күчерергә киңәш иткән.
-
Чирмешәнлеләргә су керү кагыйдәләрен искә төшерәләр
Узган елгы коену сезонында республикада 64 кеше суда батып үлгән. Ел саен су объектларында алты-ун баланың гомере өзелә. Төп сәбәп - җиһазландырылмаган урыннарда коену, олылардан башка су буйларында булу һәм йөзә белмәү.
-
1 гыйнвардан пенсияләр түләнмәячәк: яңа закон имзаланды
Владимир Путин яңа законга кул куйды, аның нигезендә гражданнарның бер өлеше картлык буенча иминият пенсияләрен алмый башлаячак
-
Чирмешәндәге бер кибет кассасыннан зур суммада акча югалган
Билгесез адәмнәр район үзәгенең бер кибете кассасыннан 48 мең сумнан күбрәк акча урлаган. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлне тикшерә.
-
«Бала комада». Депутат малае төнлә авария ясаган
Аңа 20 яшь тулган.
-
Бер чирмешәнленең "электркөтүче"сен урлаганнар
Чирмешән авылы кешесе үз хуҗалыгындагы “электркөтүченең” 1250 метр озынлыктагы электр чыбыгын урлаучыларны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.
-
Чирмешәндә яшәүче берәү кеше картасы белән дүрт тапкыр банкоматка "барган"
Район суды чит кеше банк картасыннан 7000 сум акча урлаган 27 яшьлек чирмешәнлене хөкем итте.