Бер чирмешәнленең "электркөтүче"сен урлаганнар
Кеше һәм закон

Бер чирмешәнленең "электркөтүче"сен урлаганнар

Чирмешән авылы кешесе үз хуҗалыгындагы “электркөтүченең” 1250 метр озынлыктагы электр чыбыгын урлаучыларны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге уңайдан тикшерү бара. Гомумән, 13-19 майда район полиция бүлегенең дежур частенда 41 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 17 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: икесе - матди зыян белән, берсендә имгәнүчеләр бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган, 5 йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев