Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында су башнясын урлаганнар

Билгесез кешеләр Иске Кади авылының элеккеге ферма территорясеннән су башнясы урлаганнар. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 1-7 июльдә район район полиция бүлегенең кизү частендә 23 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Атна дәвамында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы ачыкланган.

Районыбызның бер авылында яшәүче хатын-кыз тормыш иптәшен җаваплылыкка тартуларын сорап гариза язган, ул исерек хәлдә хатынына көл күтәргән. Әлеге эш буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев