Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә рус, чуваш, мордва балалары татарча сөйләшеп ярышачак
Быел да рус, чуваш, мордва һәм районда яшәүче башка милләт балалары - мәктәпләр укучылары татар телендә сөйләп, җырлап ярышалар. Бу дәрәҗәле бәйгене инде унынчы тапкыр район газетасы редакциясе һәм район мәгариф бүлеге бергәләп оештыралар. Җиңүчеләрне бүләкләү чыгымнарын якташларыбыз - Сургутта яшәүче һәм эшләүче Әмир егетләре - бертуган Миндар һәм Фазыйл...
-
Чирмешәнлеләр сынатмады: яхшы каршы алдылар, яхшы чыгыш ясадылар
Чирмешәндә узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында безнең район данын яклаучы райондашларыбыз биш номинациядә җиңү яуладылар. Район мәдәният йортында тәүге тапкыр булган әлеге мәртәбәле чарада безнекеләрдән тыш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнары конкурсантлары, барлыгы 35 кеше, үз номинацияләрендә...
-
“Безнең Чирмешән” газетасы сайты фотобәйгесендә Сургутта яшәүче җиңүче булды
"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм" фотобәйгедә Сургутта яшәүче Тәслия Мөхиббулина җибәргән фоторәсем иң күп тавыш җыйды. Гомумән, бәйгегә Яңа елга багышланган сигез фото килде. Редакциянең электрон адресына Иске Котыштан, Кармыштан, Югары Кәминкәдән, Чирмешәннән, хәтта Сургуттан да фоторәсемнәр юлладылар. Алар өчен "Безнең Чирмешән" газетасы сайтының "ВКонтакте" челтәрендәге...
-
Ивашкино җирлеге акчалата бүләк алачак
Ивашкино авыл җирлеге республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында Яңа елга авылны иң матур бизәүче һәм иң яхшы бәйрәм чаралары уздыручы булып танылды. Аларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бәйгегә Әккәрәй һәм Ивашкино авылларының мәдәният йортлары, мәктәпләре, балалар бакчаларындагы кар сыннарының фотоларын, бу оешмалардагы бәйрәм чараларыннан фотолар һәм видео материаллар җибәргән булганнар. Әккәрәй мәдәният йортында...
-
Чирмешәндә иң яхшы укытучы һәм иң яхшы тәрбияче ачыкланды
Башка еллардан аермалы буларак, быел педагогларга уртак бәйрәм ясадылар - "Ел укытучысы - 2018" һәм "Ел тәрбиячесе - 2018" район этабы җиңүчеләрен бергә тәбрикләделәр. Икенче Чирмешән мәктәбенең математика укытучысы Лилия Нуретдинова "Ел укытучысы - 2018" конкурсының район этабы җиңүчесе. Тәрбиячеләр арасында Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасы укытучы-логопеды Гүзәл Могыйзова иң яхшы...
-
Түбән Кәминкә укытучысы – әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең берсе
Түбән Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Мәссарова "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары оештырган "Әдәби карта" әдәби бәйгедә катнашып ялгышмый - аңа тантаналы шартларда өченче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырганнар. Гөлназ әлеге бәйгегә үзенең иҗат җимешләрен - өч хикәясен җибәрә. Бәйгегә 45 кешенең 200ләп эш арасыннан дүрт җиңүчене сайлап...
-
"Мисс Татарстан" - 2018 титулына Камилә Хөсәенова ия булды
Казан кызы Камиләгә 19 яшь. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы тәмамланды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды. Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел...
-
Түбән Кәминкәдә Җамалтдиновлар чыршысы иң матур дип табылган
Түбән Кәминкә авылында быел да шәхси йорт тирәләрен Яңа елга иң матур бизәүче гаилә ачыкланган. Авыл урамнарындагы кар сыннарын, ут белән бизәлешне карап чыккач, комиссия Илгиз Җамалтдиновлар йорты тирәсеннән дә матуррагын тапмаган, Салих Хәсәншиннар - икенче, Фәрхәт Гарифуллиннар өченче дип табылган. Илшат Гыйрфанов һәм Фәһим Моталлаповлар гаиләләре дә кызыксындыру бүләгенә...
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде
"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Безнең бакча" дигән фотобәйгедә Кармыштан Гыймадиевлар гаиләсе җиңүче булды. Бәйгедә бу юлы да безнең даими укучыларыбыз, Гыймадиевлар гаиләсе активлык күрсәтте, алар беренчеләрдән булып фоторәсем җибәрделәр. Алай гына да түгел, тавыш бирү барышы белән гел кызыксынып тордылар, үзләренә "җанатарлар" да таптылар. Гыймадиевлар исәбендә 27 тавыш һәм лаеклы...
-
“Яңа ел –тылсымлы бәйрәм” фотобәйгесенә Иске Котыш авылыннан да фоторәсем килде
Безнең "Яңа ел -тылсымлы бәйрәм" фотобәйгесенә Иске Котыш авылыннан да фоторәсем килде. Октябрь урамында яшәүче Семаевлар гаиләсе менә шулай итеп йорт алдын бизәгән. Бәйгегә Яңа елга багышланган (Кыш бабай, Кар кызы, кар сыннары, территорияләрнең бизәлеше, Яңа елны каршы алу, гореф - гадәтләр һәм башкалар) фоторәсемнәр көтәбез (фото авторын күрсәтеп). Тавыш...
-
Игътибар: бездә яңа фотобәйге - “Яңа ел – тылсымлы бәйрәм”
"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм" дигән яңа фотобәйге игълан итә. Ул 11 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр узачак. Бәйгегә 2018 елның 25 гыйнварында йомгак ясалачак. Сездән Яңа елга багышланган (Кыш бабай, Кар кызы, кар сыннары, территорияләрнең бизәлеше, Яңа елны каршы алу, гореф - гадәтләр һәм башкалар)...
-
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе республика бәйгеләрендә беренче, икенче, өченче булды
"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе берьюлы диярлек өч бәйгедә җиңүчеләр арасына керде. "Эколидер" республика бәйгесендә, табигатьне саклауга кагылышлы язмалар өчен, шәһәр һәм район газеталары арасында "Матбугат басмаларында иң яхшы язма" номинациясендә беренче урынны яуладык, былтыргы уңышыбызны кабатладык. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы программаларны яктыртуга кагылышлы "Халык хөрмәте" бәйгесендә, аерым...
-
Чирмешәндә җиңүчеләрне бүләкләр көтә
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Быел да районда оешмалар арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде. Ул 5 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уза. Конкурсның нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак. Җиңүчеләрне ике номинациядә: авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр арасында билгеләп бүләкләячәкләр. Бу бәйгегә тулаем 120...
-
Яңа Элмәлегә һәм Сосновкага бәйгедән бүләкләр белән кайттылар
Яңа Элмәледән "Зажигай" бию коллективы һәм Сосновка башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ника Прокопьева Казанда республиканың күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестиваленең җиңүчеләре дип танылганнар һәм гала -концертта чыгыш ясаганнар. Яңа Элмәле укучылары "Хореография" номинациясендә беренче урын яулаганнар, Ника "Вокал -соло" номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булган....
-
Татарстан участковые өчен тавыш бирик
1 ноябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Комсомольская правда" нәшрият йорты белән берлектә уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесенең өченче этабы старт алды. Бу соңгы турда Татарстан данын икенче этапта иң күп тавыш җыйган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск бүлеге полиция капитаны Рүзәл Гарипов яклаячак. Төбәкләрдә җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге "Комсомольская...