Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Безнең районда узган бәйгедә 13 район командасы катнашты
Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте командасы зона ярышларында авыл районнары арасында “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрүдә иң яхшы командасы” исеменә лаек булды.
-
Чирмешәндә "Минем газиз Татарстаным" бәйгесен йомгакладылар
Туган як тарихы музее “Изге йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, “Минем газиз Татарстаным” республика конкурсының район этабына йомгак ясадылар.
-
Чирмешәндә узган "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә 1 нче Чирмешән мәктәбе җиңде
Безнең районда узган “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгенең зона этабында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 нче “б” сыйныфның ата-аналар комитеты беренче урынны яулады һәм финалга чыкты.
-
Ульяновка авыл җирлеге – район бәйгесе җиңүчесе
Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәү бәйгесендә быел беренче урынны яулаган Ульяновка авыл җирлеге беренче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сум сертификат белән бүләкләнде.
-
Чирмешән районында кияүләр мактаулы
Район газетасы редакциясе “Кияүләр турында язабыз” бәйгесенә йомгак ясады, җиңүчеләрне бүләкләде.
-
Чирмешәндә КВН фестивале җиңүчеләре бүләкләнде
Утыз Имәннең “Без авыл малайлары” командасы районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның беренче район фестиваленең җиңүчесе булды. Чирмешән лицееның командасы – икенче, “Лашман мишәрләре” һәм “Адреналин” (больница) өченче урыннарда.
-
Чирмешәндә Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп ярыштылар
“Җәлил укулары” исемле Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабында районның төрле милләт балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар. Җитди, уйланырга мәҗбүр иткән әсәрләрне соңрак шаяннары алмаштырды.
-
Чирмешәнлеләр - "Йолдызлы карусель" лауреатлары
“Йолдызлы карусель”дә чыгыш ясаганнар.
-
Чирмешән автоинспекторының уллары тизлекне арттырганнар
Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Кубогына полиция хезмәткәрләре балалары арасында картларда - кечкенә машиналарда узышу ярышларында безнең районнан абыйлы-энеле Раил һәм Ранис Шәкүровлар катнашкан.
-
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты конкурслар үткәрә
Конкурслар 2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр уза.
-
Түбән Кәминкәдә яшәүче Ралиф Шарапов - бар яклап булган кияү
Район газетасы кияүләр турында язмага бәйге игълан иткәч, мөгаен, минем кияү кебеге юктыр, дип кулыма каләм алырга булдым.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе яңа бәйге игълан итә
Әниләр, әтиләр, киленнәр, кода-кодагыйлар турында әледән-әле язып торабыз, тик кияүләргә багышлап язылган материаллар сирәк.
-
Түбәнкармалкалылар татарча сөйләшә
Район үзәгендә һәр елны оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балалары өчен бер бәйрәмгә әйләнде. Быел апрель аенда узачак ярышка без инде әзерләнә дә башладык. Бәйге кагыйдәләре буенча, укучылар үзләре генә татарча сөйләшеп калмады, ә авыл халкын да дәүләт телендә аралашуга җәлеп иттеләр, авылдагы объектларда...
-
Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
2018 елда җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. Бүләкләү чарасының концерт залында узуы очраклы түгел - тантана дәвамында...
-
Чирмешәндә балыкчылар ярышты
Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе - чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды. Кайберәүләргә бер балык та...