Бакчачы почмагы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Петуния бик начар үсә, сәбәбе нидә?
– Петуния нишләптер нәзек кенә булып, бик начар үсә. Бөтен кагыйдәләрен истә тотып чәчтем югыйсә…,-Нурлисә Шиһапова, Буадан сорый.
-
Зарарлы ботакларны ничек һәм кайчан кисәргә?
Язгы бакча эшләре башланыр вакыт якынлаша. Әмма аларның җирдә кар эреп беткәнне көтмичә тотынырга кирәк булганнары да бар.
-
Ә сез помидорларны күчереп утырттыгызмы әле?
Вакытында тәрбияләнгән үсентеләр мул уңыш бирә.
-
Марттан да соңга калмагыз!
Бу айда орлык чәчү өчен уңышлы көннәрне билгеләп куегыз.
-
Түтәлләрдә кар тизрәк эресен дисәгез, көл сибегез
“Нинди бакча эшләре?!” – диярсез инде. Чыннан да, кар катламы кышкы айлардагыдан да калынрак бит. Бураннары да котырып тора. Әмма март – ничек кенә булса да, тәүге яз ае. Аның якынлашуы барыбер сизелә. Айның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.
-
Мартта нинди чәчәкләр утыртырга?
Бакчагыз җәй башында ук гөрләп торсын, дисәгез, эшкә тотынырга вакыт.
-
Кар суы файдалы
Гөлләргә кар суы кирәклеген белә идегезме?
-
Петунияне иртәрәк утыртыгыз...
Бу чәчәкне үстерүнең үз сере бар.
-
Үсентеләр күпереп торган туфрак ярата...
Иртә уңыш аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.
-
Кар яуганчы каплап калыгыз...
Алдагы көннәрдә кар явуы һәм суыклар көтелә. Виноградны салкыннардан саклауның җиңел генә ысулын тәкъдим итәбез.
-
Лалә язын чәчәк атсын дисәң….
Лалә чәчәкләрен утырту өчен иң элек кояшлы, ачык урынны сайлап алырга кирәк. Урыны язын-көзен су җыелып тормаслык булырга тиеш, юкса суганчалары череячәк. Утыртырга ике атна кала, туфракка компост яки черемә, минераль ашлама кертеп, 25–30 см тирәнлектә казыйбыз.
-
Сарымсакны көздән утыртыгыз
Мамадыш районында яшәүче Сания Дәүләтшина көзен сарымсак утырту серләре белән бүлеште.
-
Теплицагыз кышкылыкка әзерме?
Карлы яңгырлар башланганчы бу эшне башкарып калыгыз.
-
Сентябрь аенда бакча эшләре
Күп кенә яшелчә, җиләк-җимешләр инде җыелган, тозланган яшелчә банкалары баздагы киштәләргә урнашкан, җәйге чәчәкләр киләсе сезонга кадәр «йокыга» талган. Әмма бакчада кышларга калган үсемлекләрнең салкыннарны исән-имин кичерүе өчен сез җаваплы. Димәк, бер нәрсәне дә игътибардан читтә калдырмыйча, яңадан җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт.
-
Июль ахырында татлы борыч һәм помидор уңышын ничек арттырырга?
Борыч үсентеләрен йод эремәсе белән “сыйларга” мөмкин. Болай эшләгәндә, куактагы борычлар эреләнәчәк, ишәячәк (15 процентка). Йод куакның үсешенә дә уңай йогынты ясый.