Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Фасоль колорадо коңгызын куркыта

Аны кыраулар үткәч кенә утыртыгыз.

Фасоль борчагын язгы кыраулардан соң, июнь башында гына чәчәләр. Иртә чыккан яфракларны кырау суга. Бу үсемлек җылылык ярата, орлыклары 12 градустан югарырак температурада шыта. Ул 20-28 градус җылылыкта яхшы үсә. Күпләп чәчәк ату һәм орлыклану чорында аңа дым аеруча кирәк.

Бу үсемлекнең тамырларында бик күп төерчекләр ярала, аларда азот туплаучы бактерияләр үсә. Шуңа күрә дә фасольдән соң азотка баетылган участоклар кала. Бигрәк тә кычыткан, фасоль, борчак үскән түтәлләрдән алган туфрак бик тә уңдырышлы була. Аның тагын бер файдалы ягы: бәрәңге арасына утыртылган фасоль колорадо коңгызын куркыта.

Фасоль борчагы аксымнарга, тимер, фосфор, кальций тозларына бай, аларда С витамины , каротин, В2, В һәм РР витаминнары бар. Аның борчагын пешерәләр, консервлыйлар һәм туңдыралар.

Фасольне чи килеш ашарга ярамый. Чи фасольдә аксым лектиналары бар, алар бик зарарлы санала һәм көчле агулану китереп чыгара. Пешергәндә алар юкка чыга, шуңа күрә фасольне салкын суда тотарга һәм 30 минут булса да пешереп алырга кирәк.

Фасоль тизрәк пешсен, дисәгез, өстенә салкын су коеп, шундук кайнатырга куегыз. Кайнап чыгу белән тагын бераз салкын су өстәгез. Шулай өч-дүрт тапкыр эшләсәгез, 30-40 минуттан ул әзер булачак.

Бу борчакны тиз пешерүнең тагын бер ысулы — төнгелеккә салкын суга салып куярга кирәк. Шул ук суда пешерергә, ә инде йомшаргач, тоз салырга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев