Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак
1 гыйнварга каршы төндә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда җилле һава торышы көтелә.
Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза.
«Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк, "Татар-информ" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев