Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстанда яңгыр көтелә һәм температура +21 градуска кадәр күтәреләчәк

Якын көннәрдә республика территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак.

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез +21 градуска кадәр җылыта.

«Якын көннәрдә Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

2 һәм 3 июнь республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз, төнлә температура +4, +9, көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч фаразыннан күренгәнчә, җомга һәм шимбә көннәрендә антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Температураның бераз күтәрелүе (төнлә +12, җомга көнне көндез +23, шимбәдә +27 градуска кадәр) күтәрелүе көтелә. "Татар-информ" хәбәр итә.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев