Татарстанда 31 градус җылы булачак
Республикада

Татарстанда 31 градус җылы булачак

Татарстанга салкынча һава торышыннан соң кабат эсселәр әйләнеп кайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбзәр итте.

Бүген көндезТатарстанның көнбатыш районнарында 21-26, ә көнчыгышында 31 градуска кадәр җылы булачак.

Республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, аның тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев