Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабының 19 июньгә биргән мәгълүматлары буенча, әлеге йогышлы чирне йоктыручыларның 15е хастаханәләргә салынган, 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Иң күп авыручылар Казанда (19), Чаллыда - 6, Нурлатта – 3, Яшел Үзәндә – 2, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле районнарында берәр очрак расланган. Чирмешәндә COVID-19 йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән.
Зинһар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев