Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр турында кисәтә
Республикада секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил фаразлана.
17 августта, Татарстан территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шулай ук көндез яшенле яңгырһәм көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Элегрәк Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев