Россиянең телевидение һәм радиотапшырулар челтәренә – 25 ел!
2026 елның 13 августында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе (РТРЧ) үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтә. 2001 елда Россия Президенты Указы нигезендә оештырылган бу стратегик предприятие бүген 79 радиотелеүзәкне бердәм технологик кулачта берләштерә һәм элемтә өлкәсендә табигый монополия статусына ия.
РТРЧ — региональ телерадиокомпанияләр өчен төп элемтә операторы. Аның эшчәнлеге гражданнарның мәгълүмат алу хокукын гамәлгә ашыруга юл ачып кына калмый, ә илнең оборона сәләтен, милли куркынычсызлыгын һәм технологик бәйсезлеген ныгытуда да әһәмиятле роль уйный.
2010-елларда РТРЧ «Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү» федераль максатчан программасын уңышлы гамәлгә ашырып, дөньякүләм масштабта иң эре цифрлы эфир челтәрен булдырды. Бүген бу челтәр илнең 140 меңнән артык торак пунктында яшәүчеләрнең 98,6 процентына 20 телеканал һәм 3 радиостанцияне абонент түләвесез тәкъдим итә. РТРЧ даими рәвештә яңа хезмәтләр кертә: аның инфраструктурасы интернет, мобиль элемтә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында төбәк һәм муниципаль хәбәр итү өчен дә кулланыла. Ә легендар 540-метрлы Останкино манарасы бүген дә предприятиенең горурлыгы булып кала — ул Россиянең һәм бөтен Европаның иң биек корылмаларыннан санала.
РТРЧның коллектив килешүе элемтә тармагында берничә мәртәбә иң яхшы дип танылды, ә аның яңа редакциясендә хезмәткәрләр өчен Хезмәт кодексында каралмаган 30га якын өстәмә социаль өстенлек күздә тотылган.
2009 елның маеннан Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ) РТРЧ филиалы сыйфатында эшли. Бүген филиал республика халкының 99,3 процентын югары сыйфатлы күпканаллы телерадиотапшырулар белән тәэмин итә. Цифрлы челтәр 87 тапшыру станциясен берләштерә, алар аша федераль каналлар гына түгел, ә «Татарстан» ДТРК»ың региональ блоклары («Россия 1», «Россия 24», «Радио России»), шулай ук «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы (ОТР эфирында) таратыла.
Татарстан тарихта беренчеләрдән булып калды: 2012 елның 1 мартында Казанда Россияда беренче тапкыр DVB-Т2 стандартында 1-нче цифрлы пакет, ә 2013 елның 26 июнендә — икенче цифрлы пакет эфирга чыгарылды. Бүген РТРЧның технологик комплексы импортны алмаштыру стратегиясе нигезендә даими яңартыла. 2024–2025 елларда Татарстан филиалы эфир телетапшыргычларын тулысынча цифрлы форматка күчерде: 1-нче мультиплекстагы 87 тапшыргыч алыштырылды.
2024 елда Радиотелетапшырулар үзәге манарасына медиафасадлы заманча яктырткыч урнаштырылды — хәзер ул Казанның танырлык символларының берсенә әверелде.
-РТРЧның 25 еллыгы — бу, беренче чиратта, илнең бердәм мәгълүмат мәйданын төзү тарихы. Татарстандагы филиал зур системаның кечерәк өлеше генә түгел: без көн саен сигналның иң ерак почмакларга да, һәр йортка барып җитүе өчен җавап бирәбез. Безнең команданың бу зур һәм мөһим эшкә керткән өлеше белән чын күңелдән горурланам, — дип билгеләп үтте филиал директоры Владимир Якимов.
Филиал объектларында урнаштырылган радиотехник җиһазлар аша 10 Россия һәм төбәк радиокомпаниясе программалары, шулай ук кәрәзле элемтә операторларының 140 база станциясе эшли. Ә филиал базасында оештырылган телерадиотапшырулар музее ел саен мәктәп укучылары, студентлар һәм республика гражданнары өчен үз ишекләрен ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев