Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Тәртипсез әниләр контрольгә алынды

Кәеф-сафа корып йөргәндә балалар караучысыз калса да ярый, ә менә комиссия утырышына килгәндә аларны калдырырга урын юк. Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә чакырылган әниләр бирегә килә алмауларын шулайрак аңлатканнар.

Күтәмә авылындагы дүрт балалы гаилә даими контрольдә булачак, утырышка әни кеше килмәсә, комиссия членнары аның янына үзләре барачак. Керкәле авылында бер гаиләдә ир белән хатын арасындагы низаг аркасында балалары интегә. Әни кеше балаларын онытып, ике арадагы аңлашылмаучанлыкны аракы белән “юа”. Ә менә Чирмешәннән бер әни төзәлү юлына баскан, алкогольдән дәвалану узган. Тик кабат ышанычын югалтса аңа башка шанс бирелмәячәк, ул балаларыннан колак кагачак. Комиссия каршына беренче тапкыр гына басмаган бу аналарга штраф салынды.

Чирмешәннең икенче мәктәбендә, башлангыч сыйныфта укучы ике кыз район үзәгендәге сәүдә үзәкләренең берсенә кереп, бушлай гына тәм-томнар белән сыйланганнар. Бар да шома гына узгач, бу гамәлләрен тагын кабатлаганнар. Тик кыек эш кайчан да булса бер ачыла ул, без капчыкта ятмый. Кызлар үзләренең ялгыш гамәлләрен аңлаганнар, алар бик яшь булу сәбәпле генә аларга карата административ эш туктатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев