Мөмкинлекләр артачак
Инвалидларны кайгырту максатында, Татарстан Республикасында "Каршылыксыз мохит" максатчан программасы эшләп килә. Ул озын срокка - 2012 - 2015 елларга планланган. Безнең районда да бу юнәлештә конкрет эш башкарыла. Оешмалар, биналар янында инвалидлар өчен автомобиль кую урыннары билгеләнде. -Киләчәктә район үзәк больницасында лифт урнаштыру, район мәдәният йортында пандуслар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр...
Инвалидларны кайгырту максатында, Татарстан Республикасында "Каршылыксыз мохит" максатчан программасы эшләп килә. Ул озын срокка - 2012 - 2015 елларга планланган.
Безнең районда да бу юнәлештә конкрет эш башкарыла. Оешмалар, биналар янында инвалидлар өчен автомобиль кую урыннары билгеләнде.
-Киләчәктә район үзәк больницасында лифт урнаштыру, район мәдәният йортында пандуслар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аеруча еш килүче күпфункцияле үзәккә култыксалар, машина кую өчен махсус урыннар ясау күздә тотыла, - ди муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмова.
Чирмешәннең Титов һәм Технический урамнарында тротуарлар ясалачак, ә хәрәкәт көчле булган юл киселешләрендә светофорлар да урнаштырылачак, шулай ук авыл урамнарына тизлекне киметү өчен "тизлек сүндергечләр" - сикертмәләр ясау да планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев