Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Комиссия утырышында ата-аналарны тәрбиялиләр

Әти белән әни арасындагы низаг аркасында балалар интегә. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына кабат шундый ата-аналар чакырылган иде.

Керкәле авылыннан Р. бу комиссиянең даими “кунагы”. Түләнелмәгән штрафларының санын үзе дә белми. Бусында кабат максималь күләмдә штраф салынды. Ул иренә ачу итеп рюмкага үрелә, ә моңардан балалары җәфа чигә. Хокук саклау органнарына әни кешенең исе китмәсә дә, балалар бу хәлне бик авыр кичерә. Аек вакытта балалары өчен үләргә дә әзер ана кабат мондый хәл булмас дип ышандырды. Моңа ышанасы килә, тик тагын бер кат шундый хәл кабатланса, аның ана хокукы чикләнәчәк.

Чирмешәннән И. хатынына ачуын аракы белән “юа”, өйдә тавыш чыгара. Ә кечкенә уллары моның шаһиты була. Әти кеше үзен гаепле дип тә санамый. Аңа, җәза буларак, штраф салынды. Бу гаилә даими контрольгә алына.

Беркайда да эшләмәүче искеүтәмешле кызын ялгызы үстерә, туендыручысын югалту сәбәпле баласына түләнүче пенсия акчасына көн күрәләр. Өченче сыйныфта укучы кызның әнисе һәр көнне диярлек салмыш. Кәеф-сафа корырга яратучы әнигә төзәлергә, дөрес юлга басарга вакыт бирелде. Ул алкогольдән дәваланырга сүз бирде. Әгәр вәгъдәсендә тормаса, баласыннан “колак кагачак”.

Комендант сәгатендә урамда тоткарланган Чирмешән яшүсмеренең әнисенә карата административ эш ачылган. Ана кеше дә, улы да ялгышларын аңладылар, беренче очрак булганга, бу юлы алар кисәтү белән котылдылар.

Утырышта гомуми профилактика мәсьәләләре дә каралды. Яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, укучыларның деструктив тәртибен ачыклау буенча эшне оештыру, хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуны кисәтү, буллингны-эзәрлекләү, кимсетүне профилактикалау максатларында үз вакытында мәгълүмат алмашу турында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев