Казанның үзәгендә - Островский 57 В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган.
Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән,...
Казанның үзәгендә - Островский 57 В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган.
Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән, диелә. Аның таралуына чик куелган. Янгын урынында 85 кеше һәм 19 берәмлек техника көч куя. Бинаның җимерелү ихтималы юк, диелә.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев