Проблема бар

Ивашкинода тагын янгын

Ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә кичке алтылар тирәсендә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерү машиналары килгәндә, бурадан күтәрелгән абзар инде ялкын эчендә була. Аңардан күчкән ут хуҗаларның иске йортлары түбәсенә дә бераз зыян салып өлгергән. Шөкер, яңа өйне уттан алып калалар. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана. Бу...

Ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә кичке алтылар тирәсендә хәбәр иткәннәр.

Янгын сүндерү машиналары килгәндә, бурадан күтәрелгән абзар инде ялкын эчендә була. Аңардан күчкән ут хуҗаларның иске йортлары түбәсенә дә бераз зыян салып өлгергән. Шөкер, яңа өйне уттан алып калалар. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.
Бу - быел Ивашкино авылында чыккан икенче янгын.

Ивашкино авылы. янгын сүндерүчеләр

Нет комментариев