Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иске Элмәле кызлары 911 хезмәтенә шалтыратып шаярганнар

Керкәле авылында гомер итүче ана кеше яшәү рәвешен үзгәртмәсә, аңа балаларсыз калу яный.

Р., иренә үч итеп, даими рәвештә кәеф-сафа корып йөри, ә аның шундый кыланмышыннан балалары җәфалана. Ана сабыйларына тиешле яшәү шартлары тудырмый, начар үрнәк күрсәтә. Районның балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына чакырылган әлеге якташыбыз үз гаебен тулысынча аңламый: аны нинди генә сүзләр белән туры юлга бастырырга теләсәләр дә, гаепленең вәгъдәләре, ышандырулары “тукран тәүбәсе” булып кала. Аның җиде административ эш буенча түләнмәгән бурычлары берничә меңгә җиткән. Гаеплегә хаталарын төзәтергә, бераз вакыт бирелде, ә бу вакытта аны ана хокукларыннан чикләүгә документлар туплана. Р. ышанычны акламаса, ул язулар тиешле органнарга тапшырылачак.

Иске Элмәле авылыннан 11-12 яшьлек кызлар 911 хезмәтенең эшен тикшереп караганнар, дөресрәге, авыл урамындагы таксофонның төзеклеген белергә уйлаганнар. Ул өй номерына җавап бирмәсә дә, 911 хезмәтенә бик тиз тоташкан. Кызлар ялгышларын аңлаганнар, тик буласы булган: барлык ашыгыч хезмәтләр мәктәптәге “янгынны” сүндеререгә килгәннәр, хәбәр салучыларны да бик тиз тапканнар. Аларның шушы шаярулыры кыйммәткә төште, кызларның әниләренә штраф салынды.

Балаларның сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү өчен, “комендант сәгатендә”, ата-аналарыннан башка урамда булган яшүсмерләрнең дә әниләренә карата, административ эш кузгатылган. Аларның комиссия алдына беренче тапкыр гына басуларын исәпкә алып, кисәтү ясалды. Әгәр бу хәл кабатланса, штраф күләме аз түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев