Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

“Халык контроле” контрольдә тота

Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан 60 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне төзекләндерү һәм юл мәсьәләләренә кагыла. Соңгы вакытта Мегафон кәрәзле телефон челтәренең начар эшләвеннән зарланучылар да күп. Гаризаларның күпчелеге инде хәл ителгән, җидесе буенча башкарыласы эшләр планлаштырылган, берсе буенча тикшерү бара. Гаризалар, нигездә, 10 көн эчендә карала...

Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан 60 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне төзекләндерү һәм юл мәсьәләләренә кагыла. Соңгы вакытта Мегафон кәрәзле телефон челтәренең начар эшләвеннән зарланучылар да күп.

Гаризаларның күпчелеге инде хәл ителгән, җидесе буенча башкарыласы эшләр планлаштырылган, берсе буенча тикшерү бара. Гаризалар, нигездә, 10 көн эчендә карала һәм җавап бирелә.
Әйтик, биредә теркәлгән соңгы мөрәҗәгатьләрнең берсендә, Титов - Техническая урамнары юл чатында җәяүлеләр кичүе (пешеходный переход) булмавы турында язганнар. Дөрестән дә, бу тирәдә хәрәкәт тукталмый диярлек, аеруча автотранспорт еш уза. Монда да автовокзал, сәүдә үзәге, ерак та түгел балалар бакчасы һәм күпфункцияле үзәк урнашкан. Августка кадәр мондагы юлда разметка булырга тиеш. Районның башкарма комитеты әлеге мәсьсәлә буенча шундый җавап биргән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы халык контроле