Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында балаларына дөрес тәрбия бирмәгән ата-аналарга штраф салдылар

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе членнарына мәктәп укучылары белән дә әңгәмә корырга туры килә.

Чирмешән лицеенда  укучы бер яшьүсмер дәресләргә сирәк килә, анда да берничә дәрестә генә булуны кулай күрә, алдагы төп дәүләт имтиханнары да уйландырмый. Аның өчен укытучылары борчыла. Ул бу адымының сәбәпләрен дә аңлата алмады. Комиссия алдына баскан егет белем алырга кирәклеген аңлады һәм бу хатасын төзәтергә ышандырды. Вакыт күрсәтер.

Сыйныфташларына, яшьтәшләренә карата  агрессив булган, алар белән уртак тел таба алмаучы Яңа Элмәле мәктәбе укучысы һәм аның әнисе белән бу хакта уртага салып сөйләштеләр. Проблеманы вакытында хәл итү өчен әни кешегә мәктәп коллективы белән килешеп эшләргә, педагогларның киңәшләренә колак салырга кирәклеге искәртелде.

Кече Чегодай авылыннан А.га карата административ эш кузгатылган. Аңлатмада язылганнар белән килешеп бетмәсә дә, үзенең яшәү рәвешен дөрес дип аңлатырга тырышса да, балаларына дөрес тәрбия бирмәгән өчен аңа штраф рәвешендә җәза бирелде.

Берничә көн дәвамында тормыш авырлыгын “юган” искекадилы да комиссия алдына басты. Әти кеше балигъ булмаган улына начар үрнәк күрсәтүен аңлады. Моның беренче генә очрак булуын исәпкә алып, аңа әлегә минималь күләмдә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев