Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр ана һәйкәлен кирәк дип саныйлар

Район үзәгендә әниләргә һәйкәл ясау идеясе ун еллар элек туган иде. Аны Кара Чишмә авылыннан Саимә апа Моратова күтәреп чыкты. Халык моны яклады, газета редакциясе дә хуплады, байтак мәкаләләр язылды, халык үз фикерен җиткерде.

Синең куллар, мине сөя-сөя,

Бишекләргә салган куллар ул.

Соңгы телемнәрен миңа биргән,

Үзе коры калган куллар ул.


Ана һәйкәле кирәк, бар әниләр дә мондый хөрмәткә лаек, диделәр, әмма эш кенә башланмады. Бу темага кабат әйләнеп кайтырга булдык. Халык, җитәкчеләр фикерен ишетәсе килә.

Илфат Шәйдуллин (район башкарма комитеты җитәкчесе): - Ана һәйкәле өчен эскиз-проект әзер, аны Муса Вилданов ясады. Һәйкәл булачак урынны да сайладык, аны өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янында төзергә планлыйбыз. Һәйкәл төзүгә смета ясала. Аннан соң бу эшкә иганәчеләр табасы кала.

Муса Вилданов (Ана һәйкәленең эскиз-проектын ясаучы): - Әйе, бу документны күптән эшләдем. Минем эскизда аның урыны Беренче Май һәм Титов урамнары киселешендә, “Ромашка” балалар бакчасы почмагында. Миңа өлкәннәр йорты янындагы урын ошамый, ул һәйкәл ясау өчен кулай түгел. Район үзәгендә башка урын да табарга була. Күмәкләп тотынсак, башкармаслык эш түгел. Дистә еллар элек мондый һәйкәлне Иске Үтәмеш авылында ясау тәкъдиме дә булган иде, без аңа да эскиз эшләдек. Бу эшне ахырына җиткерәсе иде.

Ләлә Кашапова (район үзәк больницасы баш табибы урынбасары, акушер-гинеколог): - Районда мондый һәйкәл куелса, бүгенге тормышта хатын-кызның ана буларак дәрәҗәсен күтәрелер иде дип саныйм. Ана булу зур бәхет бит ул. 1993 елдан бирле күпме шундый шатлыклы мизгелләрне үз күзләрем белән күрергә, нарасыйларны кулыма алырга, аларның беренче тавышларын ишетергә туры килде. Аналарның бу вакыттагы кичерешләрен сүз белән әйтеп бирү мөмкин түгел.

Рушания Әхмәдуллина (район социаль яклау бүлеге начальнигы): - Бөек Ватан сугышы елларында да ялгыз аналар 5-10 бала үстергәннәр, үзләренең авызларыннан өзеп балаларына биргән, аларны ач-ялангач итмәгәннәр. Араларында балалары яу кырында ятып калган аналар да аз түгел.  Моны батырлык дими ни дияргә. Бик кирәк мондый һәйкәл. Без яшь вакытта да урам тулы, йорт саен алты, җиде, сигез бала үсте. Дөрес, бүген биш-алты бала үстерүче гаиләләр дә сирәк. Хәзер өч балалы ана күп балалы дип санала. Андыйлар күп балалы ана статусына ия. Билгеле, бүген өч баланы аякка бастыру да күп көч сорый. Районда биш һәм аннан да күбрәк бала үстергән 43 якташыбыз “Ана даны – Материнаская слава” медале иясе, озакламый тагын бер ана шундый медаль белән бүләкләнәчәк.

Людмила Прокопьева (Сосновка башлангыч мәктәбе укытучысы): - Мин үзем дә, күп балалы ана буларак, бу  тәкъдимне хуплыйм. Әйе, бик кирәк мондый һәйкәл. Бу аналарга хөрмәт, ә яшьләргә үрнәк булыр иде.  Әни кешегә үз баласыннан да якыны юк, ул аның өчен барын да эшләргә әзер, тик балалар да моны аңлап аларның кадерен белергә, хөрмәтләргә һәм мөстәкыйль булырга тиеш дип саныйм. Бүгенге көндә күп бала үстерү кыен түгел, рәхмәт, дәүләтебезнең ярдәмен тоеп яшибез.

Саимә Моратова (Кара Чишмә авылы): - Мин 2008 елда, Әниләр көне уңаеннан әзерләгән бер мәкаләмдә, “әниләргә  һәйкәл куярлык” дип язып чыккан идем. Шуннан туган идея ул. Редакция дә минем тәкъдимемне күтәреп алды. Мин сугышка кадәр туган бала, ул елларда әниләрнең тылда ничек хезмәт куйганнарын, балаларын ничек тәрбияләгәннәрен, хәтта ятимнәрне дә сыендырганнарын үз күзләрем белән күргән кеше. Шуңа ана һәйкәле булдыру теләге белән бик күптән янып йөрдем, күп җитәкчеләргә хатлар яздым. 2017 елда хәтта бу төзелешнең чыгымнарын күтәрүдә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр дә булды, тик моның өчен проект, смета һәм башка документлар кирәк иде. Бусын инде мин эшли алмыйм. Инде картайдым,  ерак йөреп булмый. Җитәкчеләр бу эшкә чынлап алынса, булдыра алмаслык эш түгел.

Валентина Захарова (мемориаль үзәк директоры): - Балага гомер биргән һәр ана мондый хөрмәткә лаек, без алар алдында баш ияргә тиеш. Беребезнең дә әниләр мәңгелек түгел, Ана һәйкәле төзи алсак бу аларга олылау булыр иде. Яшьләргә патриотик тәрбия чарасы да. Күрше районнарда бар бит андый изге урын. Бөек Ватан сугышында районнан 104 хатын-кыз катнашкан, шуларның сигезесе яу кырында калган, тылдагы гүзәл затларга да җиңел булмаган.

Рәмзия Гыйрфанова (Түбән Кәминкә авылы, “Ана даны – Материнаская слава” медале иясе ): - Баланы тугыз ай карыныңда йөртеп, төн йокламый үстереп, олы тормыш юлына бастыруның нинди көч, сабырлык һәм түземлек сораганын һәр ана белә. Ә менә балаңны югалту аннан да авыррак, мондый ачы хәсрәтне күрергә, аналарга балаларын җирләргә язмасын. 2010нчы елда юл һәлакәтендә балаларымның гомере өзелде. Бер көнне 20 яшьлек улыбызны, кияү белән оныкны җир куенына салдык, алты айдан соң  шул һәлакәттә зыян күргән 24 яшьлек кызыбыз да безне ташлап китте. Бу авыр югалту йөрәктә уелып калды, аны үзем белән кабергә алып китсәм генә. Әллә нинди авыр хәсрәт күргән аналар аз түгел, һәрбер гаиләнең үз кыйссасы бар. Шуның өчен мин бу фикерне хуплыйм, һәр анага һәйкәл бастырырлык.

Әлфирә Мортазина (Туймәт авылы): - 70нче-80нче елларда гаиләдә 5-6 бала - гадәти хәл кебек иде, ә без сигез бала үстек, кызганыч, әти белән әни, ике туганыбыз да инде якты дөньяда юк. Әти сугыш ветераны иде. Әни 54 яшендә тол калды, сеңелем белән мин әле ул вакытта мәктәптә укый идек. Әтисез үссәк тә, әни безгә җил-яңгыр тидермәде, мохтаҗлык сиздермәде, барыбыз да һөнәр алып, тормышта үз юлыбызны таптык. Ирем Марат та ун балалы гаиләдә үскән. Аларны аякка бастыру өчен күпме көч, түземлек, сабырлык кирәк булган. Боларны үзең әни булгач кына аңлыйсың. Һәр әнинең тормышы китап язарлык. Һәр әнигә һәйкәл куярлык. Чирмешәндә Ана һәйкәле куя алсак бик яхшы булыр иде.

фото: 3D визуализация

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев