Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә эчүчеләр кимемәсә дә, аракы азрак сатылган

Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, быел райондагы сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе сату күләме 6 процентка кимегән. Райпо кибетләрендә бу күрсәткеч, чигенеш тагын да югары, 21 процент. Эчмиләр, халык аракыдан ваз кичте, йөз чөерде, аек яши башлады дияр идек, юк шул, моңа инанырлык алга китеш күрмибез. Кибеттә булмаса, аракыны башка...

Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, быел райондагы сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе сату күләме 6 процентка кимегән. Райпо кибетләрендә бу күрсәткеч, чигенеш тагын да югары, 21 процент.

Эчмиләр, халык аракыдан ваз кичте, йөз чөерде, аек яши башлады дияр идек, юк шул, моңа инанырлык алга китеш күрмибез. Кибеттә булмаса, аракыны башка җирдән эзләп табалар. Һич югы одеколон эчеп баш төзәтәләр. Эчкән кеше барыбер эчә.
Муниципаль район баш­карма комитеты­ның чираттагы утырышында бу хакта җитди сөйләштеләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әһлиуллин әйтүенчә, кайбер кибетләр эш режимын төгәл үтәми, алкогольле эчемлекләрнең ассортименты ярлы. Райпо кибетләрендә аның төрләре 15-25тән дә артмый. Кайбер сәүдә нокталары биналары сатып алучыларны җәлеп итми, тирәсендә юньле юл юк, чисталык җитенкерәми. Шуңа күрә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе югарырак, ассортимент күпкә баерак эре сәүдә үзәкләренә ешрак керүчеләрне гаепли дә алмыйсың.
Узган өч айда районда бер кешегә уртача 2,1 литр (республикада 3,5) алкоголь продукциясе сатылган. Бу өлкәдә Күтәмә, Яңа Кади, Чирмешән, Бәркәтә авыл җирлекләре алда, ә менә Югары Кәминкә, Туймәт, Яңа Элмәле, Ивашкино, Шешминка, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсендә әзрәк эчкәннәр кебек тоела. Тик бу күрсәткечләр чын хәлне чагылдырмый, районга читтән легаль булмаган рәвештә аракы кертүчеләр - сатучылар бар, диләр. Андыйларны еш эләктереп торалар, тик "каналлар" ябылмаган әле. Аннан соң һәр авылда диярлек алкоголь продукциясе сатуны кәсеп итүчеләр дә табылып тора.
Кыскасы, утырышта катнашучылар бу мәсь­әләдә активрак һәм сис­темалы эшләргә килеш­теләр. Райпо рәисе Әбүзәр Мортазин әйтүенчә, җәмгыять үз кибетләрен аракы һәм шәраб белән өзлексез тәэмин итәргә тырышачак. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина рәислегендә үткән утырышта тикшерелгән әлеге мәсьәлә уңаеннан карар чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы райпо