Проблема бар

Чирмешән районында үләт базлары да тикшереләчәк

Республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителүе белән терлекчелек фермалары һәм биотермик базлар тирәсендәге чисталыкка да таләпләр артты. -Язга чыгуга һәр хуҗалык үзенең территориясендәге үләт базы, терлекчелек фермалары тирәсен биологик калдыклардан, тирес һәм башка чүп-чардан арындырырга тиеш, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин. - Бу әлеге объектлар янындагы экологик һәм...

Республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителүе белән терлекчелек фермалары һәм биотермик базлар тирәсендәге чисталыкка да таләпләр артты.

-Язга чыгуга һәр хуҗалык үзенең территориясендәге үләт базы, терлекчелек фермалары тирәсен биологик калдыклардан, тирес һәм башка чүп-чардан арындырырга тиеш, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин. - Бу әлеге объектлар янындагы экологик һәм ветеринар хәлне яхшырту өчен кирәк.
Дәүләт ветеринария инспекциясенең Әлмәт төбәк бүлеге хуҗалыклардагы чисталыкны тикшерү рейдларына чыга. Алар барышында җитешсезлекләр фотога төшерелеп, сурәтләр Казанга җибәреләчәк. Экологияне пычрату очраклары ачыкланган хуҗалык җитәкчеләренә административ эш кузгатылачак, штраф салыначак.

Чирмешән районы биотермик чокырлар үләт базларын тәртипкә китерү

Нет комментариев