Чирмешән кибетләрендә срогы чыккан ашамлыкларны сатудан алганнар
Узган елның октябреннән декабрьгә кадәр районның кулланучылар хокукларын яклау хезмәте белгечләре контроль тикшерүләр вакытында сәүдә нокталарыннан, тулаем 15 мең сумлык бәягә, срогы чыккан товарларны ачыклаганнар. Гаепле кибет хуҗаларына хәзер штрафлар яный. -Сатучылар яраклылык срогын күзәтеп өлгерә алмыйбыз, дип акланган булалар. Тик моны махсус эшләүчеләр дә бар, ә зыян күрүчеләр -...
-Сатучылар яраклылык срогын күзәтеп өлгерә алмыйбыз, дип акланган булалар. Тик моны махсус эшләүчеләр дә бар, ә зыян күрүчеләр - һаман шул халык, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең райондагы белгече Лилия Мортазина. - Сыйфатсыз товарлар сатып алучылар гаризалары буенча еш ачыклана. Январь аенда гына да якташларыбыз игътибарлылыгы белән 4 мең 300 сумлык срогы чыккан кондитер, сөт һәм ит ризыклары сатудан алынды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев