Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Быел Чирмешән районында 3 кеше утта янып үлгән

Быел районда 3 кеше утта – янгында янып үлгән. Бу – зур, уйланырга этәрүче күрсәткеч.

Күптән түгел бу сан чүт кенә тагын бергә үсмәде, Бәркәтәдә кызып янган мунчада исерек хәлдәге берәүне Ходай гына саклагандыр.

Сәбәпсез берни дә булмый, әйтик, кат-кат кисәтсәләр дә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре яз, көз коры үлән яндыралар. Җил чыкса, ут еракка ук таралырга мөмкин. Андый хәлләр дә кабатланып тора. Урманнарда сак булырга кирәк. Янгыннар очрагында кайдан су аласын да алдан карап кую мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында да сөйләделәр. Әлеге чарада әйтүләренчә, быел янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата чаралар нык кырысланачак, мисал өчен, коры үлән яндырасың икән, беркетмә төзеп, җаваплылыкка, штрафка тартачакларын белеп торыйк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев