Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Балаларын башка иргә алмаштырган

Утын белән ягыла торган мичнең морҗасын чак кына иртәрәк ябып кую сәбәпле, күп балалы бер гаиләдә балалар сөрем газыннан зыян күргәннәр. Бәхеткә, хәлне әтиләре вакытында сизеп, дөрес карар кабул иткән.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында шуның белән бәйле административ эш тикшерелде.

Өч кызын ялгызы үстерүче әти кеше вакытында медицина ярдәме чакырып, балаларын зыяннан коткарган. Бу әтигә комиссия членнарының дәгъвасы юк, балалары һәрвакыт чиста, өйләрендә тәртип, ашарларына пешкән. Яңа Элмәледәге гаиләсен, балаларын ташлап, башка ир-атка “ияреп киткән” анадан гына бернинди дә ярдәм юк. Аңа карата чара күрмичә дә булмас. “Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге әлеге гаиләгә булышу юлларын эзли.

Комиссия утырышына чакырылучылар дистәгә якын булса да, балаларына дөрес тәрбия бирмәүче әниләрнең бу хәлгә исләре дә китми. Әти белән әни арасындагы аңлашылмаучанлыклар аркасында балалары интегүче гаиләләр дә бар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев