Табигатьне саклауга өлеш керткән Чирмешән укучыларын бүләкләделәр
Район укучылары “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән республика рәсем һәм социаль плакатлар конкурсында катнаштылар.
Ульяновка урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Полина Иванова “Татарстанның Кызыл китабы. Сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннары” номинациясендә җиңү яулады. Иске Үтәмеш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ансель Нигъмәтуллин “Социаль плакат” номинациясендә икенче урынга ия булды.
Фото https://edu.tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев