Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Лашман мәктәбенең коррекция сыйныфы укучылары арасында умартачылар да бар

Соңгы елларда җәмгыятебездә сәламәтлекләре белән бәйле мөмкинлекләре бераз чикле булган шәхесләрнең проблемаларын хәл итүдә күп эш башкарыла.

Ә мәктәп яшендәге балалар белән әлеге юнәлештә эшләр ничегрәк оештырыла икән? Бу хакта коррекция сыйныфлары булган Лашман урта мәктәбенең укытучылары белән сөйләштек. Әңгәмәдәшләрем - мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Ләйсән Сруртдинова һәм 9 нчы (чыгарылыш) коррекция сыйныфы житәкчесе Галия Динмөхәммәтова. 

-Коррекция сыйныфлары сездә кайчан барлыкка килде һәм беренче нәтижәләр?

Ләйсән Сруртдинова: - М.З.Шакиров исемендәге гомумбелем бирү мәктәбендә коррекция сыйныфлары ачылганга быел 10 ел булды. Шул вакыт эчендә 27 укучы кулларына өлгергәнлек хакында документ алып, төрле шәһәрләр көллиятләренә укырга урнаштылар. Алар үз юлларын табып, төрле тармакларда эшлиләр, тормыш итәләр.

Бүген мәктәп программасын 23 укучы үзләштерә, шуларның 6сы өй шартларында укыса, 17 укучы мәктәптә белем ала.

-Коррекция сыйныфларында укыту гомумбелем сыйныфларында укытудан аерыладыр инде?

Галия Динмөхәммәтова: - Әлбәттә, беренчедән, индивидуаль алымнар кулланыла. Безнең укыту процессы һәр баланың үзенчәлеген исәпкә алып оештырыла: кемдер дәресне тизрәк үзләштерсә, икенчеләргә күп тапкырлар кабатлау зарур.

Кайбер балалар бик тиз арыйлар. Андыйларга игьтибарларын гел билгеле юнәлештә тоту кыенрак. Эмоциональ реакцияләр булырга мөмкин икәнлеген дә онытмаска кирәк. Шулай ук релаксация моментлары да игътибардан читтә калмаска тиеш.

-Ә релаксация – киеренке акыл эшчәнлегеннән соң организмны ял иттерү, тынычландыру өчен авыл мәктәбендә генә шартлар бармы сон?

Ләйсән Сруртдинова: - Әлбәттә, мәктәбебездә бассейн эшләп тора (укыту программасы нигезендә йөзү дәресләре дә каралган). Ике спорт залыбыз бар. Тренажер бүлмәсе дә, медицина кабинеты да. Коррекция сыйныфы укучылары күп санлы түгәрәкләрдә шөгыльләнә ала. Ашханәдә көнгә ике тапкыр туклану да каралган.

-Әти -әниләр белән элемтәгез ничегрәк?

Галия Динмөхәммәтова: - Әти-әниләр - безнең төп ярдәмчеләребез. Алар белән даими элемтәдә торабыз.

Балада һәрвакыт яклау-ярдәм халәтен тәэмин итү әти-әниләрдән башка мөмкин булмас иде. Аларга бик зур рәхмәт.

-Коррекция сыйныфларында укыту программалары ансатрак формада төзелгәндер бит?

Ләйсән Сруртдинова: - Мин бераз гына башкачарак итеп әйтер идем. Укыту программалары жинеләйтелгән формада түгел, ә укучының потенциалын тулырак ачып, аны тормышка җайлаштырып - социальләштереп әзерләү максатыннан төзелгән. Шуна да коррекция сыйныфында укучыларга “йомшак укучылар” итеп карау һич тә дөрес түгел. Чөнки коррекция сыйныфларын тәмамлаган укучылар арасында төрле һөнәр вәкилләре: эшчеләр, хезмәткәрләр, рәссамнар, режиссерлар, хәтта адвокатлар да бар икәнлеген истә тотарга кирәк.

Шуңа да әти-әниләргә коррекция сыйныфына рекомендация бирделәр дип, куркып каласы түгел.

- Социальләштеру бит ул укучыга хезмәт белән танышуны да күздә тота.

Галия Динмөхәммәтова: - Мин үзем технология фәнен укытам, шунлыктан моңа тулырак тукталасым килә.

Коррекция сыйныфларында технология дәресләре күбрәк каралган. 8-9 сыйныфларда атнага - хәтта 7 дәрес. Һәм инде эшчәнлек тә күпкырлы. Кемдер укытучылары Илһам Мөхәммәтшин җитәкчелегендә  робот техникасын төзү,  икенчеләре Айнур Сәлахов җитәкчелегендә агач эшкәртү нигезләрен өйрәнә. Алар ясаган әсбаплар, тренажерлар белән башкалар да бик теләп шөгыльләнә. Кемдер умартачылык нигезләрен үзләштерә. Хәттә мәктәп ашханәсе өстәлләрендә бал белән касәләр дә тора. Коррекция сыйныфының барлык укучыларына һәм ветеран хезмәткәрләргә быел күчтәнәч тә ясадылар умартачы укучыларыбыз.

Шәхсән мин үзем тегү серләренә өйрәтәм. Укучылар үзләренә йокы күлмәләре, халатлар, әниләренә алъяпкыч, урындык япмалары, косынкалар тектеләр.

 Әле генә Әниләр көне уңаеннан, урын-җир комплекты (постельный комплект) тегеп, газиз әниләренә бүләк иттеләр. Әтиләрне, абыйларны да онытмыйлар. Бүгенгесе көндә алар, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга дип эчке, термокиемнәр  тегә башладылар, аларга гуманитар кирәк-яраклар илтүче абыйлары артыннан бу эшләнмәләрне биреп җибәрәчәкләр.

 - Киләчәккә нинди теләк теләр идегез?

Ләйсән Сруртдинова: - Беренчедән, һәр укучы тормышта үз урынын тапсын иде. Икенчедән, бу өлкәдә эшне тагын да сыйфатлырак алып бару максатыннан коррекция сыйныфы статусы гына түгел, ә коррекция мәктәбе статусын да алу уңай нәтиҗә бирер иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев