Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Үтәмеш мәктәбендә информатика кабинеты яңартылган

Быел Иске Үтәмеш төп мәктәбенең информатика кабинеты яңартылган. Алар “Татнефть” грантын отып, ремонт ясатканнар һәм җиһазлар алганнар.

Кабинетның тәрәзәләре алмаштырылган, идән һәм түшәмне яңартканнар, стеналарны шомартып буяганнар. Бу эшләргә 700 мең сумнан артык акча тотылган. 
3 миллион сумга җиһазлар алынган.

–Үткән елның сентябрендә “Путь к успеху” конкурсында катнашырга гариза тапшырдык һәм грант оттык. Быел инде информатика дәресләре, төрле чаралар, олимпиадалар җиһазландырылган, иркен, якты, матур кабинетта алып барыла, – диде мәктәп директоры Миләүшә Шәйхетдинова. –“Компьютер клубы” түгәрәге дә эшли. Ул да шушы кабинетта уза. 5–8 класс укучылары, 15 бала, атнага ике сәгать шөгыльләнә. Бу кабинет – укучыларга зур бүләк, укытучыларга да ярдәм. Ачык дәресләр үткәрү өчен бик җайлы.

Әлеге кабинетта бишәр моноблок һәм ноутбук, төсле һәм 3D принтерлар, интерактив панель урнаштырылган, укучылар  өчен уңайлы өстәлләр, урындык-
лар да алынган.
Әлеге мәктәптә 29 укучыга 13 укытучы белем бирә. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 1 укучы килгән, 9 нчы сыйныфта да бер бала укый, ә менә 2 нче сыйныф бөтенләй юк. 
Быел шундый ук грант акчаларына Әккәрәй, Ивашкино, Бәркәтә, Лашман мәктәпләрендә кабинетлар яңа төс алдылар. 2023 елда 1 нче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда, 2022 елда Күтәмә мәктәбендә һәм шулай ук лицейда нефтьчеләр ярдәме белән җиһазландырылган кабинетлар барлыкка килде.

Миләүшә Шәйхетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев